Бала тормышында уен

Бала тормышында уенның әһәмияте бик зур. Бала уенда нинди булса, үскәч эшендә дә күбесенчә шундый ук була. Шуңа күрә дә кешенең киләчәктәге эшчәнлеген тәрбияләү иң элек уен процессында үтә.

Иң кече яшьтә бала күбесенчә уйный, аның эшчәнлек функцияләре бик кечкенә була һәм үзенә иң гади хезмәт күрсәтүдән узмый. Тәрбия яхшы оештырылган гаиләдә менә шул эшчәнлек функцияләре әкренләп катлауландырыла, балага һаман катлаулырак эшләр кушыла. Ләкин әле бу чорда баланың төп шөгыле, аны иң җәлеп иткән, иң кызыксындырган нәрсә уен була.

Мәктәп яшендә исә баланың тормышында эш иң мөһим урынны ала, бу чорда инде эш җитди җаваплылыкка бәйләнә, ул баланың киләчәге белән бик ачык билгеле рәвештә бәйле була.

Ләкин әле бу чорда да бала бик күп уйный, уенны ярата, хәтта кайбер вакытларда уен, эшкә караганда, күп мәртәбә кызыклырак күренгәндә, аңа шактый көчле каршылыклар кичерергә туры килә, эшне ташлап торып уйныйсы килә башлый. Әгәр дә шундый каршылыклар туса, балага уен һәм эш функцияләре тәрбиясе дөрес бирелмәгән, ата-аналар бу өлкәдә ниндидер ялгышлыклар ясаган дигән сүз була. Менә шунда инде баланың уенына җитәкчелек итүнең әһәмияте ачык күренә. Һәм бу ялгыш тәрбия бигрәк тә уенның дөрес оештырылмавы аркасында барлыкка килгән.

Хәзер инде ата-аналардан балалар уенына җитәкчелек итү мәсьәләсендә нәрсәләр таләп итәргә тиешлегебез ачык.

Беренче – уен баланың  бердәнбер омтылышы булмасын, аны җәмгыять максатларыннан тулысы белән читкә җибәрмәсен – шуны күзәтергә.

Икенче – уенда эштә таләп ителә торган психик һәм физик күнекмәләр тәрбияләнсен.

Беренче максатка баланы түземле рәвештә уеннан хезмәт өлкәсенә авыштыру белән ирешелә, чөнки уенны акрын, ләкин тайпылышсыз рәвештә хезмәт алмаштыра. Икенче максатка уенга дөрес җитәкчелек итү, уенны сайлый белү һәм баланың уенында аңа ярдәм итү аша ирешелә.

Бала уены үзенең үсешендә берничә чорны үтә һәм һәрбер чорга җитәкчелек итү өчен аерым метод таләп ителә. Беренче чор – ул бүлмәдә уйнау, ягъни, уенчык чоры. Бу чор бала биш-алты яшькә җиткәнче дәвам итә.Беренче чор шуның белән характерлы: бала ялгыз гына уйнарга ярата, уенга бик сирәк кенә бер яки ике иптәшен катнаштыра, төркемдә уйнарга яратмый, ул иптәшләре белән еш кына ызгышып, алар белән бергә кызыксынып уйный алмый. Бала ялгыз гына уйнаганда, көчләп иптәшләр тагарга ярамый. Алай итү баланың уенын боза, аны ярсып китүчән һәм ызгышу гадәтләренә этәрә.

Балалар уенының икенче чоры җитәкчелек өчен кыенрак була, чөнки бу чорда балалар инде ата-ана күз алдында гына уйнамыйлар, киңрәк булган җәмәгать аренасына чыгалар. Икенче чор, мәктәп чорының бер өлешен алып, 11-12 яшькә кадәр дәвам итә.

Мәктәп балаларның иптәшләр төркемен, кызыксынуларын киңәйтә, кыенрак аренага, аерым алганда, уен эшчәнлеге өчен кыен аренага алып чыга, ләкин ул шул ук вакытта яхшырак оешканлык та, ачык билгеләнгән һәм төгәл режим да, һәм иң мөһиме – махсус белемле педагоглар ярдәмен дә бирә. Икенче чорда инде бала җәмгыять члены булып тора, ләкин әле ул җәмгыять – балалар җәмгыяте, әле аның нык дисциплинасы да, җәмәгать контроле дә юк.

Өченче чорда инде бала коллектив әгъзасы булып тора, ул уен коллективы гына түгел, бәлки эш һәм уку коллективы да. Шуңа күрә бу яшьтә уен нык коллектив формасын ала һәм акрынлап спорт уенына әйләнә, ягъни билгеле бер физкультура максатларына, кагыйдәләргә бәйләнгән, һәм иң мөһиме – коллектив ихтыяҗын, коллектив дисциплинасын аңлауга бәйләнгән уенга әйләнә.

Уен чорларының өчесендә дә ата-аналар йогынтысы бик әһәмиятле.

Баланың уенчыкларга мөнәсәбәтенә ата-аналар аеруча игътибар итәргә тиешле. Бала уенчыкларны яратсын, ләкин уенчык ватылса, яки бозылса, ул аңа чиктән тыш кайгырырга тиеш түгел. Әгәр дә бала үзен яхшы хуҗа итеп тотса, ул зыян килүдән курыкмаса, үзендә тормышта очраган бәхетсезлекне җиңү, аны төзәтү көчен сизсә, максатка ирешү шул була.

Икенче чорда ата-аналардан иң элек игътибар таләп ителә. Малай кеше, мәсәлән, ишегалдына чыкты һәм малайлар төркеменә килеп керде. Ул төркемдә нинди малайлар булуын бик игътибар белән өйрәнергә кирәк. Кыз бала ишегалдына иптәш кызлары янына омтыла, ул кызларны бик яхшы белү сорала. Бу чорда балалар еш кына үзара сүзгә киләләр, сугышып китәләр, бер-берсеннән зарланышалар, әгәр дә ата-аналар шул вакытта ук үз улларыяки кызлары ягыннан торып, үзләре дә әлеге кыерсыткан баланың атасы яки анасы белән җәнҗал куптарсалар, бу ялгыш була. Әгәр дә бала күз яше белән елап килеп керсә, ул кыерсытылган булса, әгәр дә ул бик нык борчылган,әсәрләнгән булса да ачуланырга һәм ярсырга, әлеге кыерсытучы балага һәм аның ата-анасы өстенә ташлану дәрес эш түгел. Иң элек тыныч кына сорашырга, эшнең чыннан да ничек булганын күз алдына китерергә кирәк.

Өченче чор инде уенга җитәкчелек итү, ата-аналарга баланың характерына дөрес йогынты ясарга киң мөмкинлекләр кала. Беренчедән, шуны күзәтергә кирәк; спорт белән кызыксыну бөтенләй шуңа гына бирелү характерын алмасын, балага эшчәнлекнең башка якларында күрсәтергә кирәк. Икенчедән, малай яки кызда үзенең шәхси уңышлары белән  горурлануы гына түгел, бәлки иң мөһиме, бөтен команда яки оешманың уңышлары белән горурлануны тудырырга кирәк. Шулай да һәртөрле мактауны басарга, каршы якның көчен дә ихтирам итүне тәрбияләргә, баланың игътибарын команданың оешканлыгына, тәртибенә юнәлдерергә кирәк.

Ниһаять, уңышларга һәм уңышсызлыкларга тыныч мөнәсәбәттә булуны оештыру сорала. Әгәр дә ата-аналар үз улы яки кызының командада булган иптәшләре белән якыннанрак танышсалар, бу чорда бик яхшы булыр.
 
edu.tatar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мәхәббәт аңлатыр вакыт Россия Мәгариф министрлыгы Укытучылар көне уңаеннан 14 нче  сентябрьдән “Минем укытучым” акциясен башлап җибәрә. 
    584
    0
    0