Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала утыргычлары турында законга үзгәртүләр кертелде

2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Шулай ук балалар иминлегенә кагылышлы закон да яңарды.Бала утыргычлары турында закон12 яшьтән кечерәк булган балалар өчен мәҗбүри рәвештә...


2017 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа законнар гамәлгә керде. Шулай ук балалар иминлегенә кагылышлы закон да яңарды.


Бала утыргычлары турында закон
12 яшьтән кечерәк булган балалар өчен мәҗбүри рәвештә автокресло файдалануга бәйле кагыйдәләр берникадәр йомшартылды. Хәзер 7-12 яшьлек балаларны махсус җайланмасыз да йөртергә мөмкин. Әмма алар арткы утыргычта һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп утырырга тиеш. Ә менә баланы алдагы утыргычка утырткан очракта, автокресло файдалану мәҗбүри. Җиде яшькә кадәрге балаларны да бары тик креслога гына утыртырга рөхсәт ителә – калган барлык «тотып торучы махсус җайланмалар» куллану 1 гыйнвардан соң закон тарафыннан тыела. Машинада бала йөрткәндә закон бозу очраклары ачыкланганда, штраф күләме шулай ук калды – өч мең сум. Моңа өстәп, тагын бер яңа төрле штраф та барлыкка килде – хәзер җиде яшьтән кечерәк баланы ялгызын машинада калдырган әти-әнидән 500 сум күләмендә штраф түләтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев