Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балагыз китап яратсын дисәгез…

Хәзерге балаларның өлкәннәрдән дә калышмыйча укыганын сизәсезме? Ләкин алар бөтенләй башка текстлар укый: компьютерлар экраныннан, телефоннар, гаджетлар дисплееннан әллә никадәр мәгълүмат. Кыска текст...

Хәзерге балаларның өлкәннәрдән дә калышмыйча укыганын сизәсезме? Ләкин алар бөтенләй башка текстлар укый: компьютерлар экраныннан, телефоннар, гаджетлар дисплееннан әллә никадәр мәгълүмат. Кыска текст хәбәрләре фото һәм видео белән үрелеп бара. Алар баланың фантазияләү сәләтен боза, чөнки аңа уйлап чыгарырга нигез калмый - әзер мәгълүмат җиткерелә.

Кешеләр арасындагы аралашу стиле шулай ук үзгәрә. Балалар хәзер хәрәкәт фигыльләре күбрәк куллана, исемнәрне – сирәгрәк, сыйфатларны – тагын да сирәк. Алар катлаулы текстларны зур авырлык белән кабул итә. "Җиңел" сериалларның популярлыгы юкка артмагандыр. Зур текстларны кызыктыр дип балалар уйлап та бирми, киресенчә, алар өчен китап уку интеллектуаль һәм эмоциональ авырлык белән бәйле.

Балалар китапка үз-үзеңне җәзалауга кебек түгел,
ә рухи яктан баетуга караган кебек карасын өчен нишләргә соң?


1. Кечкенә баланың китап белән танышуы укудан түгел, китаптагы берәр темага караган уеннан башланырга тиеш.
Әйтик, җәнлекләрнең хәрәкәтләрен сурәтләүче китаплар. Алар иртәнге гимнастика ясарга да, кызыклы уен уйнарга да ярдәм итә.
2. Беренче вакытта рәсем ясарга һәм буярга ярый торган китапларга өстенлек бирегез.
3. Балага үзегезгә дә кызыклы һәм яңа булганны укыгыз.
Балалар интуициясе иксез-чиксез була, балалар әдәбияты да һәрдаим яңарып тора. Бүген инде психологик әкиятләр дә яңалык түгел. Андыйлары балаларны тирә-юньдәге кагыйдәләргә өйрәтә, ни өчен нидер эшләргә ярый, ә ни өчен ярамый икәнлеген аңлата ала.
4. Бала белән шигырьләр ятлагыз!
Кызганыч, компьютер артына иртә утырган балаларның сөйләм теле һәм фикер җиткерү белән кыенлыклар туа. Китап уку гына түгел, ә укыганны истә калдырып, сөйләү дә бик файдалы. Ул әйтү рәвешен, интонацияне, сөйләмне үстерә, аудитория алдында чыгыш ясау күнекмәсен булдыра.

5. Баланы чит телләр белән таныштырыгыз.
Балаларның, өлкәннәрнеке кебек, тел белән бәйле психологик чикләр юк. Алар ситуациягә яраклашып, бер телдән икенчесенә автоматик рәвештә күчә ала. 4-6 яшьлек бала телләрне өйрәнми, «сеңдереп» бара.
Каядыр барганда яки балалар хастаханәсендә чиратта торганда сабый белән уйнап алыгыз. 10-15 минут эчендә ул ничә сүзне исендә калдыра ала!
6. Укылган китап турында сөйләшегез, сюжетларын кабатлагыз, үзегездән өстәп, алга таба ни буласын уйлап чыгарыгыз.
Геройларның күплеге, гел дә көтелмәгән сюжет сызыклары иң шук балаларның да күзаллавын уятыр.

7. Баланың нәрсә яратканын күз уңында тотыгыз: җәнлекләр яки кошлар, җырларга яки биергә. Китапны күбрәк бала теләкләренә таянып сайлагыз.
8. Башлангыч мәктәп укучылары өчен менә дигән вариант – ДЕТЕКТИВЛАР.
Детективларны күпме генә тиргәсәләр дә, икенче сортлы әдәбият дип мыскылласалар да, китапка кызыксыну уяту өчен кулайрак ысул табуы авырдыр.
Детективлар баланы фикерләргә, төрле мәсьәләләр чишәргә өйрәтә.

Менә шулай, китапны кирәк булганга гына түгел, ә яратып укырга да була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев