Балалар арта

Россиядә балалар һәм үсмерләр саны арта. Росстат мәгълүматларына караганда, быелның беренче апреленә илдә 146,7 миллион кеше яшәгән. Аларның 22,4 проценты – 18 яше тулмаган балалар. Бу – соңгы ун ел эчендә иң югары күрсәткеч. Халыкның “яшәрүен” 2012-2017 елларда балаларның күпләп тууы белән аңлаталар. Чөнки статистика илдә нәкъ менә 10 яшькә кадәрге балалар санының үсүен күрсәтә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Бүген – светофор көне 5 август – Халыкара светофор көне
-
Балалар йолдызнамәсе Сезнең балагызның туган көне кайчан?
-
Тәмле сан «Сабантуй» журналының август саны бик «тәмле»! Чөнки ул аш-су темасына багышлана.