Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар беренче 5 айда үз туган телен гомерлеккә исендә калдыра

Балага беренче 5 айда үз туган телен сеңдерсәң, ул аны гомердә дә онытмаячак. Көнчыгыш Корея университеты галимнәре шундый фикергә килгән.Әгәр кеше бер илдән икенчесенә күчеп йөреп, үз телен онытса да...

Балага беренче 5 айда үз туган телен сеңдерсәң, ул аны гомердә дә онытмаячак. Көнчыгыш Корея университеты галимнәре шундый фикергә килгән.

Әгәр кеше бер илдән икенчесенә күчеп йөреп, үз телен онытса да, аның туган теле барыбер исендә кала. Әлеге тикшеренүдә Көньяк Кореядан уллыкка яки кызлыкка алынган, голланд телендә сөйләшә торган олылар катнашкан. Бу кешеләр корея телен белмәсә дә, корея телендә сүзләрне әйтә ала икән.
Тикшеренүне алып барган Джиун Чои шуны әйтә: тел күнекмәләрен бала беренче айларда ук ала. Аларны күп еллар узгач та кулланып булачак. Ягъни мондый кешегә үзенең туган телен өйрәнү күпкә җиңелрәк булачак.
Галимнәр ике төркем голландиялеләр арасында тел буенча тест уздырганнар. Аларның бер төркеме туган илләрендә туып, шунда үскән кеше булса, икенчеләре – уллыкка яки кызлыкка алынган булган. Эксперимент рәвешендә шунысы ачыкланган: 6 айга кадәр уллыкка-кызлыкка алынган балалар, Голландиядә туган сабыйлар белән чагыштырганда, үзләренә таныш булмаган телдәге сүзләрне дөрес итеп әйтә алган. Чөнки голландиялеләр башка телдәге сүзне әйтсә дә, сөйләмнәрендә голландия теленең тәэсире сизелгән. Беренче айларда яки 1,5 яшь аралыгында уллыкка яки кызлыкка алынган кешеләрнең сөйләмендә галинәр аерма сизмәгән.
Бала карында утырганда ук, телне аңлый. Туар моментына ул әнисенең тавышын да белә башлый икән. Тел нигезләре һәм туган телдә сөйләмне аңлау балачактан ук сеңә. Бу элек тә билгеле булган. Әмма үз туган телеңне үзләштерүнең абстракт процесс булуын галимнәр элек белмәгән.

Джиун Чои киңәше:
– Балагызның беренче айларыннан ук аның телне өйрәнә башлануын белеп торыгыз. Шул вакытта тел күнекмәләренә нигез салына. Сабыйларыгыз белән күрәк аралашыгыз, чөнки алар сез сөйләгән һәр нәрсәне отып ала.
Чыганак: http://www.bbc.com/russian/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев