Балалар өчен Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләре


***
Минем бабай белән әби
Кояшны уздыралар:
Кояштан соң яталар да
Таң атканчы торалар.


Әби шатлыгы
Оныклар кайткан авылга,
Әбиләре янына.
Чөнки аларны  “Абейка”
Бигрәкләр дә сагына.
 
Әбисе белән оныклар
Сөйләшеп һич туймыйлар.
Тәртисез түгел үзләре
Әбиләрен тыңлыйлар.
 
Әби дә мактап туялмый:
“Мине бик санлыйлар, - ди.
-Татарча белмәсәләр дә,
Барысын аңлыйлар”, - ди.


Матурлык
 
Матурлыкны күрәм дә мин,
Күз дә салам аңарга.
Ничек ул матур булган соң,
Тырышамын аңларга.
 
Матурлык ул табигатьтә,
Матур була кеше дә.
Матур була ала икән
Шул кешенең эше дә.
 
Әтиемнән сорадым мин
Матурлыкның серләрен.
Шунда әти ачып салды
Үзенең тәэсирләрен.
 
- Матурлыкны күрә белгәч,
Син буш түгел, кызым, - ди.
- Аңа ирешү юллары
Кыска түгел, озын, - ди.
 
- Алла боерса синнән дә
Матурлык туачак, - ди.
- Кешеләр синең эшеңә
Сокланып узачак, - ди.


Җәй кадере авылда
Йомырканы кетәелектән
Кереп кенә алабыз.
Абзардагы кәҗәбезне
Көнгә ике савабыз.
 
Яшелчә, җиләк-җимешләр –
Бар да үсә бакчада.
Балны да сатып алган юк
Кибетләрдән акчага...
 
Бал кортлары бал җыйганда,
Миндә бераз хәл җыям.
Табигать биргән байлыкны
Җәйдән әзерләп куям.
 
Сандугач, тургай моңнары,
Ул күке тавышлары...
Җәен олы бүләк алар,
Ишетелми кышларын.
 
Җәйнең кадере авылда,
Белегез һәрберегез.
Ышанмасагыз үзегез
Безгә килеп күрегез.


***
Чәчкәләр белән үләннәр
Балаларны күргәннәр.
“Бездә байлык, бездә муллык,
Беләсезме?” – дигәннәр.
 
Бездә сөт тә, май да, бал да –
Бөтен ризык тәме.
Ашау-эчү булган җирдә
Инде дөньяның яме.
 
Сезнең өчен яшәрәбез
Һәм чәчәкләр атабыз.
Сездән берни кирәк түгел,
Безне бары саклагыз.
 
Безнең белән шаярыгыз,
Уйнагыз, яратыгыз.
Көн саен сөт эчегез һәм
Безнең тәмне татыгыз.


***
Авылымдагы тынлыкны
Тыңларга кайткан идем.
Тынлыкка  мөкиббән китеп,
Сузылып яткан идем.
 
Яңгыр болытлары шулчак
Мин кайтканны белделәр
Һәм авылыбыз өстенә
Җыйнаулашып килделәр.
 
Бер-берсенә бәрелешеп,
Ялык-йолык  иттеләр.
Тынлык өстенә шифалы
Яңгыр сибеп киттеләр.


Их бер сөйләшәсе иде
Мәскәүдә туган малайлар
Тукай телен белә микән?
Тукай “Шүрәле” сен укып,
Рәхәтләнеп көлә микән?
 
Оясында ни күрсәләр,
Шуны эшли торганнардыр.
Әле бәлки кайберләре
Бигрәкләр дә уңганнардыр.
 
Шәҗәрәне беләләрдер,
Догалар да ятлыйлардыр.
Без Мәскәү татарлары дип,
Ялкауланып ятмыйлардыр.
 
Мәскәү малайлары белән
Их бер сөйләшәсе иде.
Киләчәгебез турында
Утырып киңәшәсе иде...


Әбием – барометр
Минем әби – барометр,
Шундый оста фаразлый,
Явымнарны алдан әйтә,
Бернәрсәгә карамый.
 
- Каян беләсең, әби? – дим,
Миңа серең чиш әле.
- Син дә белерсең, кызым, - ди,
Минем яшькә җит әле...
 
Буыннарым хәбәр итә,
Яңгыр килсә сызлый, - ди.
Өлкәннәрдән явым-төшем
Җиңел генә узмый, - ди.


 

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • «Көз җитте» Көзләр җиткәч,көннәр кыска Кояш сүрелгән күптән. Бакчаларда эшләр бетте, Җиләк-жимеш өлгергән.
    114
    0
    1