Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен шигырьләр - Фәйрүзә Мөслимова

БүләкУмырзая микән соң бу —Зәңгәр чәчәк кәгазьдә?Болай һушны алмас идеРәсем булса әгәр дә. Рәсем генә түгелдер лә,Таҗлары нинди тере:Бәсле сабакка таянып,Чәчәк аткан кыш көне. Килер яздан ты...

Бүләк


Умырзая микән соң бу —
Зәңгәр чәчәк кәгазьдә?
Болай һушны алмас иде
Рәсем булса әгәр дә.
 
Рәсем генә түгелдер лә,
Таҗлары нинди тере:
Бәсле сабакка таянып,
Чәчәк аткан кыш көне.
 
Килер яздан тышка карап,
Нәфис таҗларын суза...
Гаҗәпләнмик: бүләк ич ул
Бер малайдан бер кызга!


Беренче дәрес


— “Татарин”, — дип үртәделәр мине
Дус малайлар бүген бакчада, —
Улым шулай серен уртаклаша,
Күзләреннән мөлдерәп яшь тама.
 
— “Татарин” дип? Сөрт яшеңне, улым,
Шуның өчен елап торалармы?
Бүтән бер дә үртәмәслек итеп,
Гаҗәпләндер үзең син аларны:
 
— “Әйе шул, мин татар, шуңа күрә
Кечкенәдән өстен, диген, сездән.
Сез нибары русча сөйләшәсез,
Мин тумыштан ике телне беләм.
 
Йә, кайсыгыз бәхәсләшә, диген,
Ике телдә мине җиңә ала?”...
Зиһененә шуны гына салам,
Башка сүзләр артык әле аңа.
 
Башка сүзләр артык, үсә-үсә,
Ул тагын да күбрәк белер әле,
Татар булып туганына җиргә,
Горурланып, сөенеп йөрер әле.
 
Ә хәзергә улым, үзен яклап,
Шул дәресне саллы җавап итәр.
Дуслары да “татарин” дип аны
Үрти алмас иде моннан битәр.


Укытучым


Укытучым, белем дөньясына
Сез бит безне әйдәп баручы,
Төрле-төрле гадәт-холыкларны
Бер тәртипкә, җайга салучы.
 
Әни кебек, безне кичерүче
Шукланганда, соңга калганда.
Сезнең хәлгә керә белмибез шул
Йөрәгегез без дип янганда.
 
Килер бер көн: хезмәтегез өчен
Рәхмәт әйтер безнең киләчәк.
Һәркайсыбыз, берәм-берәм килеп,
Алдыгызда башын иячәк.


Ялтырау


“Туган җир”, — дип сыгынганнар
Туган җирен ташлап китә.
“Милләтем”, — дип сөйләнгәннәр
Милләтенә хыянәт итә.
 
Эшкә биреп күңелләрен,
Тып-тын гына йөргәннәре
Туган җире, милләтенең
Энҗеләре, мәрҗәннәре.
 
Ялтыравык уенчыклар
Камаштыра күзне ныграк.
Чын энҗеләр кабырчыкта,
Чын энҗеләр тыйнаграк.


Ике фәлсәфә


Яшь кешенең фәлсәфәсе гаҗәп:
Бәхет эзләр офыклардан ары.
Сүзсез генә яшен коеп торыр
Бакча артындагы тупыллары.
 
Агачларга күзе төшәме соң?
Алда шатлык- тупыллардан олы!
Офыкларга китеп күмелгәч тә,
Ишетелер әле дәртле җыры...
 
Карт кешенең фәлсәфәсе башка:
Туган якка юлы, туган якка.
Моңаешып калган тупыллары
Ничә еллар буе шунда тарта.
 
Туган яктан күңел бизәме соң?
Җырлары да моңлы- сагынганга.
Мөлдерәшеп күз яшьләре тама
Тупылларга килеп кагылганда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев