Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар паркы яңартылачак

Бу шатлыклы хәбәр Горки, Җиңү проспекты метро станцияләре янында яшәүчеләр өчен аеруча яхшы булыр. Чөнки Мәгүбә Сыртланова урамында урнашкан балалар паркын төзекләндерәчәкләр. Гадәттәгечә, оештыручыла...

Бу шатлыклы хәбәр Горки, Җиңү проспекты метро станцияләре янында яшәүчеләр өчен аеруча яхшы булыр. Чөнки Мәгүбә Сыртланова урамында урнашкан балалар паркын төзекләндерәчәкләр. Гадәттәгечә, оештыручылар халык фикерен дә ишетергә тели.



Хәтерләсәгез, Татарстанда 2015 ел Парк һәм скверлар елы, дип игълан ителгән иде. Ә 2016 елда яр буйларын төзекләндерделәр. Бу эшне әле һаман да дәвам итәләр. Чөнки 2017 ел Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы, дип игълан ителде.


Бүген, 17 апрельдә кичке сәгать 7дә, Казанның 52нче гимназиясендә (Гарифжанов урамы, 52) Сыртланова урамындагы балалар паркын төзекләндерүгә багышланган проект семинары узачак.


Бу уңайдан, халык белән беренче очрашу 26 гыйнвар көнне булган иде. Ул вакытны семинарда катнашкан кешеләр паркның булачак архитекторларына техник бирем төзеде. Парк тирәсендәге йортларда яшәүчеләрне җәяүлеләр юлы, уен мәйданчыкларының таушалган хәлдә булуы, полиция постының, бәдрәфнең эшләмәве борчый. Чүп савытларының җитәрлек булмавын белдергән иде алар.




Бүгенге семинарда паркка битараф булмаган һәркем катнаша ала. Чарада архитектор Ольга Александрова паркның эскиз проектын тәкъдим итәчәк. Әлеге территорияне калейдоскоп образына яраклаштырып бизәргә телиләр. Шуңа да бирелдә стильләштерелгән әкият персонажлары сыннары, төрле төстәге кубиклар формасындагы эскәмияләр, декоратив яктырткычлар урнаштырылачак.


Сыртланова урамындагы балалар паркында бәдрәф, әни һәм бала бүлмәсен булдыру, җәяүлеләр сукмакларын яңарту, чүп савытларын урнаштыру, паркны велосипед юлы белән уратып алу планлаштырыла. Паркны, халык фикерен исәпкә алып, төзекләндерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев