Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар тимер юлы ачылган

Быел Екатеринбургта 2013 елда башланган күләмле реконструкция эшләреннән соң балалар тимер юлы ачылган.Яңартылган  балалар тимер юлында заманча депо, эстакада, укучылар өчен уку кабинетлары, көтү залы...

Быел Екатеринбургта 2013 елда башланган күләмле реконструкция эшләреннән соң балалар тимер юлы ачылган.
Яңартылган  балалар тимер юлында заманча депо, эстакада, укучылар өчен уку кабинетлары, көтү залы, кассалар, медицина кабинеты бар икән.
Ике меңгә якын 12-15 яшьлек үсмерләр яхшы, заманча тренажерларда үзләренең белемнәрен арттыра алалар.
%d0%bf%d0%be%d0%b5%d0%b7%d0%b4
2007 елның 30 августында Казанда да балалар тимер юлы комплексы ачылган иде.
Казандагы Балалар тимер юлы комплексы - өстәмә белем бирү учреждениесе. Ул республикада яшь тимерьюлчыларны әзерләү программасын гамәлгә ашыру өчен төзелгән. Махсус  административ-укыту корпусында төрле түгәрәкләр эшли.  Тимерьюлчы һөнәрен  11 яшьтән 16 яшькәчә малайлар һәм кызлар үзләштерә ала.
“Аккош күле” урман паркыннан башланып китүче магистральнең гомуми озынлыгы 4 км 288 м. Ул Яшьләр (Молодежная) һәм Изумрудная станцияләрен, ике тукталыш платформасын (Каенлык һәм Спорт) берләштерә. Биредә пассажирларга ике локомотив һәм 4 вагон хезмәт күрсәтә.
 
Мәгълүмат eburg.ucheba.ru,   kazandzd.ru сайтларыннан
Фото kazandzd.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев