Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларны тәрбияләү ысулы [Тибетлар карашы]

- Бернинди дә кимсетүләр һәм тән җәрәхәтләре булырга тиеш түгел. Балалар сугуга каршы җавап бирә алмаганга күрә генә аларга карата көч кулланалар.- Беренче период 5 яшькәчә. Бу вакытта бала белән "пат...

- Бернинди дә кимсетүләр һәм тән җәрәхәтләре булырга тиеш түгел. Балалар сугуга каршы җавап бирә алмаганга күрә генә аларга карата көч кулланалар.
- Беренче период 5 яшькәчә. Бу вакытта бала белән "патшаларча"сөйләшәсең. Тыюлар юк, бары тик читкә юнәлдерү генә. Бала ярамаган эш эшләсә, куркулу яки аптыраулы караш ясагыз. Балалар мондый "телне" күпкә яхшырак аңлый.
-Икенче период 5 яшьтән 10 яшькәчә. Бу вакытта бала белән "колларча" аралашырга. Аңа максатлар куерга һәм аларны үтәүне мәҗбүр итәргә. Каршы килгән очракта - җәза ( физик түгел!). Бу вакытта баланың интеллекты яхшы үсә һәм аңа мөмкин кадәр күбрәк белемнәр "сыйдырып" калдырырга курыкмагыз.
-Өченче период 10 яшьтән 15кәчә. Бу аралыкта баланы үзегез белән тиң күреп аралашырга кирәк. Баланың мөстәкыйллеге һәм аңы бу вакытта формалаша.
- 15 яшьтән соң - ахыргы период. Бу вакытта балага хөрмәт артырга тиеш. Инде чәчкәнегезне урыр чак, баланы тәрбияләүдән файда юк.
k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев