Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"БАЛАЛЫ СОЛЯНКА": СӘХНӘ АРТЫННАН КАРАГАНДА /ФОТО, ВИДЕО/

Быел да "УНИКС" концертлар залы сәхнәсендә "Балалы солянка" концерт программасы үз кочагына 200ләп баланы җыйды. Зал да, сәхнә дә шыгрым тулган иде. Татар җырчыларының гаилә нечкәлекләре күпләрне кызы...

Быел да "УНИКС" концертлар залы сәхнәсендә "Балалы солянка" концерт программасы үз кочагына 200ләп баланы җыйды. Зал да, сәхнә дә шыгрым тулган иде. Татар җырчыларының гаилә нечкәлекләре күпләрне кызыксындыра, күрәсең. Чыннан да, балалары белән чыгыш ясаучы артистлар халык өчен башка яктан ачыла бит.
Чараның авторы, сценаристы һәм төп режиссеры — Гөлназ Сәфәрова, ә алып баручысы — Рамил Шәрәпов иде. Аңа нәни алып баручылар — Әнвәр, Ләйлә Таишевлар, Альфир Зиннәтуллин, Фәридә Гатина, Айдан Мухин, Зәлия Зиннурова — ярдәмгә килеп, сәхнәгә артистларны чакырышып тордылар.

Эстрадабызның мәңге яшь җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева мондый форматтагы чараларны кирәк дип саный:
Безнең татар артистлары төпле. Гел кеше күзе алдында булганнар кеше сүзенә дучар була. Юк кына нәрсәне дә зурайтып, күпертеп сөйләргә ярата халык. Аннан шул "чүп" артистка озак вакыт ияреп йөри әле. Ә бит безнең артистлар җилбәзәк түгел: алар күбесе гаиләле, итәк тутырып бала үстерәләр, тәрбиялиләр, әти-әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр, эшләрен алып баралар. Мондый чаралар халыкка артистларның да гадәти кеше тормышы белән яшәвен, тырнак астыннан кер эзләүнең бөтенләй дә кирәкмәвен күрсәтә. Мин үзем "Балалы солянка"ны аеруча яратам. Шулкадәр дә ихлас, самими үтә ул, чөнки.
Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев 2 ул, 1 кыз үстерәләр. Сөйкемле кызлары Йәйә (Ләйлә үзен шулай дип атый) беренче тапкыр зур сәхнәгә аяк басты. Ә үзенә тиздән нибары 4 яшь тулачак икән. Әнвәр үзе генә җырлады, алып барды, Ләйлә әнисе белән дуэт башкарып узды.

Аларны әзерләгәндә ярты чәчем агарды. Әле дә ярый чәчем ак, күренми, - дип көлде Ландыш. Бик дулкынланабыз, беренче тапкыр чыгыш ясыйсы җиңел түгел. Балаларны әзерләү икеләтә җаваплылык сорый. Булдырдык дип саныйм!

Йәйә биредә мәхәббәте Камил белән дә очрашты. Камил — Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдиновларның улы. Инстаграмнан Йәйәне гел карап бара икән Камил, әнисенә аларны таныштыруларын үтенгән. Сәхнә артында нәниләр шактый озак кочаклашып торды. Ә әниләре шаярышып бер-берсен "кодагый" дип атый да башлаган икән.


Концерт үзендә берничә буын вәкилләрен берләштерде: кемнеңдер әти-әнисе җырчы булса, кемнеңдер — баласы. Мисалга, Иркә әнисе Минбәдәр ханым белән чыгыш ясады. Үзенчәлекле тавыш иясе Чулпан Йосыпова сәхнәгә әнисен дә, улы Солтанны да алып чыкты. Камал театры артисты Әсгать Хисмәтовның улы Булат Хисмәтов — музыкант, виртуоз баянчы. Улы моңына кушылып танылган актер "Җилләр исә"не башкарды.
Уен коралларында уйнаучылар бу концертта байтак иде. Наил Сәгъдиев улы Зөфәр белән "Әкълимә"не уйнады. Закир Шаһбанның кызы скрипкада "Юкка түгел"не башкарды, Закир, гадәттәгечә, баянда аңа кушылды.

Дилә Нигъмәтуллина белән аранжировкалар остасы Марат Мухинның кызлары Сәфинә әнисенең чын фанаты икән. Концертта катнашырга бик теләп ризалашкан, Диләнең "Шул да җитә" җырыннан башка бернәрсә дә башкармаячагын белдереп шарт та куйган. Әниле-кызлы бертөрле прическалардан, бертөрле күлмәкләрдән сәхнәне бизәделәр.


Рифат Зарипов та татар тамашачысын улы Ислам белән таныштырды. Һәрвакытагыча иҗатташ дусты Рамил Шәрәпов белән шаярышып та алдылар: бер-берсен "вес буенча коллегам" дип атадылар.

Концертны Гүзәл Уразова һәм аның кызлары Эллари белән Камилла тәмамладылар. "Балаларым" җырында бар сәхнә бала белән тулды: залда утыручылар да сәхнәгә үрмәләде, шарларда коенды.

Әлеге гаилә проекты халыкка бик ошый. Тамаша үзендә нинди генә үзенчәлекле жанрларны тупламый: узган сезоннарда цирк номерлары да булды, бию белән дә бәйләп эшләдек. Бу юлы театр, артистлык осталыгына басым ясарга уйладык. Артистлар һәм аларның балалары фантазиясенә чикләр юк, - ди проектның авторы Гөлназ Сәфәрова.




Яңадан-яңа сюрпризлар көтеп калабыз!
Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА

ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев