Бала һаман сөйләшми: ашыктыру кирәкме?

Баланың сөйләме тиешле дәрәҗәдә булмавы аның психик һәм интеллектуаль үсешенә тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта баланы тизрәк сөйләштерергә омтылу да дөрес түгел. Сабый сөйләме сүз һәм җөмлә генә түгел бит әле. Аның сөйләшә башлаганчыга кадәр булган гүләү, бытылдаулары да бик мөһим роль уйный. Әлеге этаплар үтелергә тиеш.
Күп ата-ана бала сөйләмендәге проблемаларны соң күрә: аңа инде 3-4 яшь, ә ул һаман сөйләшми. Белгечтән белгечкә йөрүләр башлана. Әмма логопедка бару никтер гел соңгы планга калдырыла.

Бүген без сезгә җиңел, әмма үтемле логопед киңәшләре тәкъдим итәбез:
1. Балагыз белән тыныч, салмак, ашыкмыйча сөйләшегез. Сезнең сөйләм балагызга үрнәк булып тора.
2. Бала белән кайда гына булсагыз да, нәрсә генә эшләсәгез дә, сөйләшегез: киенгәндә-чишенгәндә, ашарга пешергәндә, өй җыештырганда, уйнаганда, урамнан барганда, кибеттә. Мәсәлән, саф һавада йөргәндә чәчәк, агач, кошларны күзәтегез, исемнәрен атагыз, юлда очраган әйберләрнең сыйфатларын бергәләп санагыз.
3. Әкият, хикәятләр укыгыз. Бу аларның сүзлек запасын зурайтыр һәм дөньяны күзаллауларын киңәйтер. Балагызга укылган әкиятнең эчтәлеген курчакка, сеңлесе яки энесенә сөйләттерергә мөмкин.
4. Бала белән бер дәрәҗәдә сөйләшегез. Әгәр теге яки бу сүзне дөрес әйтмәсә, көлмәгез.
5. Әйтә алмаган авазын тизрәк әйттерергә ашыкмагыз, вакыты җитү белән, ул үзе әйтер.
6. Мондыйрак сораулар бирергә мөмкин: "Бу нәрсә?", "Туп нинди төстә?", "Малай нишли?" "Әйе, юк" дип кенә җавап биреп булган сораулардан качыгыз.
7. Баланы бер генә тапкыр булса да белгечкә күрсәтегез (логопед, отоларинголог), чөнки сез аның сөйләменә ияләшеп, хаталарны сизми башларга мөмкинсез.
8. Балагыз белән белгечкә йөрсәгез, аның киңәш-тәкъдимнәр ен истә тотыгыз, биремнәрне үтәгез. Боларны эшләмичә, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак.
Балаларыгызга карата түзем һәм игътибарлы булыгыз!
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: