Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы дөрес итеп тәрбияләү [балалар теле белән]

Балалар теле белән: 1. Мине артык иркәләмә. Син минем һәр көйсезлегемне тормышка ашырып торырга тиеш түгел!2. Туры карашлы булудан курыкма.3. Начар гадәтләргә күнегүемә юл куйма!4. Минем фикерем белән...

Балалар теле белән: 
1. Мине артык иркәләмә. Син минем һәр көйсезлегемне тормышка ашырып торырга тиеш түгел!
2. Туры карашлы булудан курыкма.
3. Начар гадәтләргә күнегүемә юл куйма!
4. Минем фикерем белән санлаш. Ул да мөһим бит.
5. Минем хаталарымны олы бер җинаять итеп күрүдән тукта. Мин үземне уңайсыз тоячакмын.
6. Мине һәрвакыт яклама. Кайбер гамәлләрем өчен мин үзем җавап бирергә өйрәнергә тиеш.
7. "Мин сине күрәлмыйм!" дигән сүзләрем өчен үпкәләмә. Мин бит сине түгел, синең хакимлегеңне яратмыйм.
8. Һәр нәрсәне йөзәр тапкыр кабатлама.
9. Үти алмаслык вәгъдәләр бирмә.
10.Онытма: мин бит нәрсә тойганымны әле аңлата алырлык дәрәҗәдә түгел!
11. Миңа үпкәләгән мизгелдә, миннән дөреслек таләп итмә. Куркып, сине алдавым күпкә ихтималлырак.
12. Сорауларымны җавапсыз калдырма. Мин аларга җавапны барыбер эзлиячәкмен, әмма бүтән җирдән.
13. Мин тиз үсәм, шуны онытма! Сиңа да еш үзгәреп торырга туры килер.
14. Миннән гафу сорауны түбәнлеккә санама. Син гафу сорасаң, мин кичерергә өйрәнермен, шулай ук гафу үтенергә дә.
15. СИН МИНЕ ЯРАТМАСАҢ, МИН БӘХЕТЛЕ КЕШЕ БУЛЫП ҮСӘ АЛМАЯЧАКМЫН. ШУНЫ ОНЫТМА!
бала22

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев