Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланың эчке дөньясы белән яши беләбезме?

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша.Бала һәрвакыт үз ти...

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары, тирә-юньгә мөнәсәбәте гаиләдә формалаша.
Бала һәрвакыт үз тирәсендәге кешеләргә охшарга тырыша. Әти-әнисе, әбисе, гаиләдәге башка кешеләр үзара тыныч, ягымлы сөйләшсәләр, кайгыртучан, ихтирамлы булсалар, эш-тәртип яратсалар, бала бу сыйфатларны җиңел үзләштерә.
Бала балалар бакчасына, аннан 11 ел мәктәпкә йөри, белем, тәрбия ала. Бу вакыт аның гомерендә иң катлаулы, шуның белән иң күңелле онытылмаслык чор.
Мәктәптән соң баланың кем булуы, кешеләр арасында ничек яшәве, бакча, мәктәп елларының ничек узуына, ата-ананың бала шатлык-кайгыларын ни дәрәҗәдә аңлавына, аның ярдәм итә, киңәш бирә  белүенә дә бәйле. Баланы аңлау гына аз, аның эчке дөньясы белән яши белергә кирәк.
Тәрбия эшендә иң мөһиме – балага карата һәр эштә төгәл була белү.  Балада тырышлык тәрбияләү, аны бөтен көчен, сәләтен җигеп эшләргә өйрәтү – иң актуаль проблемаларның берсе. Тырышлык формалашмаган балалар гадәттә тәртипсез булалар, бурычларына җавапсыз карыйлар, эшне җиренә  җиткереп башкармыйлар. Киләчәктә  начар укулар да тырышлык булмаудан килә. Тырышлык тәрбияләүне бик кечкенә чактан ук башларга кирәк. Сабый бала төрле  эш-хәрәкәтләрне  теләп башкара, ә инде зурая төшкәч, әгәр бөтен нәрсәне аның өчен өлкәннәр эшли торган булса, балада мөстәкыйльлек, тырышлык тәрбияләү кыенлаша, шуның өчен балагызны кече яшьтән үк үз-үзенә хезмәт  күрсәтергә өйрәтегез, кулыннан килә торган бөтен эшне үзеннән эшләтергә тырышыгыз. Шул чакта  ул нәрсә беләндер мәшгуль булачак.
Тырышлык, максатка ирешү сәләте тәрбияләү өчен, балагызны өстәл артына утыртып, төрле эшләр эшләргә өйрәтегез. Бала үзен кызыксындыра торган, уен кебек мавыктыргыч эшләрне генә ихлас күңел белән башкара. Шулай булмаганда, ул бик нык арый, игътибарын туплый алмыйча, бөтенләй башка нәрсә белән шөгыльләнергә керешә. Бала белән беррәттән үзегез дә шул эшне башкара белергә кирәк.
Тәрбия эшендә җибәргән ялгышларын балалар бакчасыннан яки мәктәптән эзләргә тырышучы ата-аналар бар. «Безнең бурыч – баланы ашату, эчертү һәм киендерү, ә аны тәрбияләү – балалар бакчасы, мәктәп эше», – диләр.
Баланың холкын, үз-үзен тотышы, әхлагы гаиләдә формалаша. Балалар бакчасы, мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгыган саен, бала тәрбиялерәк, уңышлар зуррак була. Тәрбиядә вак нәрсәләр  юк. «Баланы үзара сөйләшкәндә  яки аңа боерык  биргәндә генә тәрбиялибез дип уйламагыз, –  диде А.Макаренко, ана-аналарга  мөрәҗәгать итеп. – Сез аның тормышыгызның һәр мизгелендә, хәтта үзегез өйдә юк чакта да тәрбиялисез. Ничек киенәсез, башка кешеләр белән ничек сөйләшәсез, аларга нинди бәя бирәсез, ничек шатланасыз, яки борчыласыз, дусларыгыз һәм дошманнарыгыз  белән ничек мөгамәлә итәсез, ничек көләсез, газетаны ничек укыйсыз – болар барысы да  бала өчен зур әһәмияткә ия».
Үзегезнең балаларга карата игътибарлы, ихтирамлы тәрбия бирергә тырышыгыз. Балаларыбыз – киләчәгебез, ә без аның матур һәм якты булуын телибез.
г3
Гөлгенә Зәбирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев