Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы иҗатка якынайтып тәрбияләү

Баланы поэзия, сынлы сәнгать, музыка матурлыгы белән таныштыру аны рухи яктан баета, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә карата иҗади мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.Үзләре ясаган рәсемнәрдә кечкенәләр тормыштан а...

Баланы поэзия, сынлы сәнгать, музыка матурлыгы белән таныштыру аны рухи яктан баета, кешеләргә һәм әйләнә-тирәгә карата иҗади мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.
талант
Үзләре ясаган рәсемнәрдә кечкенәләр тормыштан алган тәэсирләрдән чагылдыралар. Рәсем баланы фикер йөртергә, хыялланырга өйрәтә. Күргәнен сүрәтли алу осталыгы безнең нәни рәссамнарыбызда әле еш кына җитенкерәп бетми. Мондый очракта без, өлкәннәр, аларга ярдәмгә киләбез. Ләкин әлеге ярдәм аңа һич тә мәҗбүриләп тагылмасын. Биргән киңәшләребез дә кырт кисеп әйтелмәсен.
Без, ата-аналар, балаларыбызны иҗатка сак, игътибарлы булырга күнектерергә тиешбез. Моның өчен күрәсең, бала белән бергә аның рәсемнәрен, ясаган әйберләрен ешрак караштыргалап торырга кирәктер. Алар буенча фикер алышу, мөмкин кадәр мактауга саранланмау, кирәк икән, файдалы киңәшләр бирү урынлы.
Баланы үз эшен төгәлләмичә, арып,  рәсем ясаудан туеп, аны кинәт кенә ташлау очраклары да булырга мөмкин. Андый вакытларда аның сәбәбен ачыкларга, балага эшен төгәлләргә кушарга кирәк. Болай эшләп без баланы түзем булырга өйрәтәбез.
Ләкин баланың эшен күреп таң калуыгызны аңа артык сиздерергә, аны күккә чөеп мактарга ярамый.
Үзен башкалардан яхшырак, өстенрәк итеп күрү тойгысы баланың характерында масаючанлык сыйфатының үсүенә китерә.
Иң яхшысы- үз балабызның иҗади мавыгуын игелекле эшкә юнәлтик. Моның өчен, һәр форсаттан файдаланып, нәни рәссамыбызга үзенең иң-иң яхшы рәсемнәрен, ясаган әйберләрен әбисенә, дустына. Сеңлесенә бүләк итәргә киңәш бирик.
Шулай ук балаларыбызның тормышы сынлы сәнгать белән генә түгел, бәлки музыка, әдәбият белән дә баетылырга тиеш. Телевизордан яки кинотеатрда караган һәрбер фильм укылган яки сөйләнгән һәр әкият, балалар өчен булган һәр спектакль турында бала белән фикер алышу, аңардан кайсы геройның ни өчен ошавын, кайсылары ошамавын сорау; яраткан герое урынында ул булса үзен ничек тотар иде, шул турыда хыялга бирелеп алу зарури. Шулай итеп без баланы кабул итү- үзләштерү культурасына өйрәтәбез.
Без балаларыбызны матурлыкны күреп тоя белергә. аларны табигатькә якынайтып та, Җир йөзендә безгә кадәр яшәгән һәм хәзер яши торган искиткеч кешеләр турында сөйләп тә өйрәтәбез. Балаларыбызны күзәтергә, тыңларга өндибез, дөньяга иҗади мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев