Баланы интернеттан ничек аерырга?

Интернет – кеше акылы уйлап тапкан гаҗәеп күренеш. Ул безнең тормышыбызны яулап алды. Әмма балаларыбызны үзенә йота барган интернет челтәренең тискәре яклары күп шул. Моңа торган саен ныграк инанасың.


Бүген Интернетта наркотик, тарта торган катнашмалар кебек зарарлы матдәләр тәкъдим итүче, бозыклык, әшәкелек таратучы сайтлар арта. Аннары, бик күпләр виртуаль дөнья белән мавыгып китеп, чама дигән нәрсәне оныта. Шулай җайлап “пәрәвез”сез яши алмый башлый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассоциациясе компьютерга бәйлелекне авыр чирләр рәтенә кертә хәтта.


Интернетка бәйле куркынычлар исемлеген тагын дәвам итәргә булыр иде. Ләкин, югарыда телгә алынганнары гына да проблеманың никадәр четерекле булуына ачык дәлил. Һәм алар, иң беренче чиратта, акны-караны аерырга әле өйрәнмәгән, дөньяны алсу күзлектә күрүче, һәрнәрсәгә ышанып барган балалар өчен аеруча куркыныч. Балаларны Интернет зыяныннан ничек сакларга соң? Компьютерны чыгарып ташлауның бер мәгънәсе дә юк, анысы. Димәк, башка юлларны эзләргә кирәк. Бу хакта соңгы вакытта фикер алышулар ешайды. Көнбатыш илләрдә әлеге мәсьәләне хәл итү – күптән игътибар үзәгендә. Чөнки глобаль челтәр аларга алдан килде. Мәсәлән, АКШта инде 2001 елда ук 5 яшьлек балаларның – 25 проценты, ә 15-17 яшьлекләрнең 75 проценты Интернет белән кулланган. Бүген Россиядә 14 яшькә кадәрге 8-10 миллион бала Интернетта “утыра”. Бу сан көннән-көн үсә генә бара.


Хәзер мәгариф учрежде-ниеләре дә “пәрәвез”гә тоташтырылды. Шуның нәтиҗәсендә генә күпме бала Интернетка керүгә дучар ителә. Шунысы аяныч, бөтендөнья челтәренә керүче Россия балалары һәм үсмерләренең 40 проценты даими рәвештә агрессив һәм легаль булмаган контентлы Интернет-сайтларга күз сала икән.


Чынлап та, “пәрәвез”нең мөмкинлекләре арткан саен Интернет куркынычлары саны да күбәя. Аларның бигрәк тә балалар психикасы өчен зарарлы булганнары киң тарала.


Болар – төрле эчтәлектәге экстремистик материаллар, шәхси мәгълүматларны законсыз куллану, җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү, Интернет аша куркыту оештыру.


Россиядә агымдагы елда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 20 процентка кимегәндә шушы ук категория балалар башкарган әшәкелекләр (разврат) саны – 15 процентка, ә җенси характердагы көч куллану 21,5 процентка арткан.


Бер сәясәтче телетапшыруда Интернетны “террорчыларның тулы энциклопедиясе” дип атады. Мәсәлән, бер үсмер малай Интернет-сайтларның берсендә шартлаткыч ясау рецептын табып, аны сынап карарга уйлый. Әмма кулдан ясалган шартлаткыч малайның кулында ук шартлый...


Интернетның кире йогынтысыннан балаларны саклауда төп рольне ата-аналар уйнарга тиеш. Моның өчен әти-әниләргә Интернет-ликбез оештыру мөһим. Билгеле, хокук саклау органнарында эш-ләүчеләр дә кул кушырып утырмый: “пәрәвез”гә “кара мәгълүмат” урнаштыру белән шөгыльләнүчеләрне ачыкларга тырыша. Узган ел берәүнең өенә шалтыратып, аны тыелган сайтка керүдә гаепләүләре турында мәкалә укырга туры килгән иде. Мондый гамәлләргә  күзәтчелек итүче орган вәкиле тиз арада әни кешенең эш урынына килеп җитте. Тикшерә торгач, мәктәптә укучы улларының ялгыш бу сайтка кергәнлеге ачыкланды, әмма сайттагы төркемгә катнашы булмаганлыгын озак вакыт расларга туры килде аларга.


Балага кече яшьтән үк Интернет һәм аңарда очрарга мөмкин булган куркыныч хакында аңлатырга, сөйләргә кирәк. Интернет кагыйдәләрен дә, бәлки, кызыклы формада балага җиткерү отышлы булыр. Моның өчен, билгеле, укытучыларның гына түгел, ата-аналарның да азмы-күпме мәгълүматлы булуы зарур. Чөнки балалар күбесе өйдә компьютер артында утыра. Ата-аналар алар белән Интернетта утырырга вакыт тапса, бик әйбәт булыр иде. Тик аларның күбесе Интернет турында үзләре дә аз белә. Мәктәп укучылары әйтүенчә, алар Интернет аша өйгә бирелгән сорауларга җавап эзли, яңалыклар белән таныша, электрон почтасын тикшерә, дуслары белән аралаша. Ә шулай да Интернетка кайчан күбрәк керәсез дигән сорауга алар: “Күңелсезләнгәндә, шөгыльләнер нәрсә булмаганда”, дип җаваплый. Шулай булгач, артык фәлсәфә итү кирәкми.


Әйе, бүген өйдән чыкмыйча гына Интернет аша төрле түләүләр башкарырга, ведомствоара оешмалар белән элемтәгә керергә, теге яки бу оешмага гариза тутырырга, һәм тагын әллә нинди гамәлләр башкарырга була. Бу яңалыкларга да күнегеп киләбез, хәзер тискәре яклары белән көрәшер вакыт. Үсеп килүче буынны бу шаукымнан коткарасы иде.


комп


nsportal.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: