Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы планшеттан аерырга 10 ысул

Балалар бергә ял иткәндә күмәк уеннар уйнарга яраталар. Качышлы, буяу сатыш, курчак алыш, кулъяулык салыш һәм башкалар балачакның күңелле хатирәләре булып саклана. Ә дөнъяның төрле почмакларында яшәүч...

Балалар бергә ял иткәндә күмәк уеннар уйнарга яраталар. Качышлы, буяу сатыш, курчак алыш, кулъяулык салыш һәм башкалар балачакның күңелле хатирәләре булып саклана. Ә дөнъяның төрле почмакларында яшәүче балалар нинди уеннар уйнарга ярата икән?
 

1.​ «Аҗдаһаның койрыгын тот» (Кытай)



Катнашучылар саны: күпме күбрәк булса, шулай яхшырак
Кирәкле әйберләр: берни дә кирәкми
Уен кагыйдәләре: катнашучылар колоннага тезелеп баса һәм кулларын алдагы кешенең җилкәсенә яки биленә куя. Иң беренче торучы − аҗдаһаның башы, ахыргы бала койрыгы була. Аҗдаһаның башы койрыгы артыннан куа башлый. Койрыкка якынрак баскан уйнаучылар аннан качарга тырыша. Ләкин шул ук вакытта колонна бозылмаска, аҗдаһа таралып китмәскә тиеш.
 

2.​ «Әфлисун белән түлә!» (Гана, Африка)



Катнашучылар саны: 3-4 кешедән торган ике команда
Кирәкле әйберләр: һәр катнашучыга 4әр әфлисун
Уен кагыйдәләре: ике команда арасында 10-15 м ара калдырып, ике сызык сызыла. Һәр уйнаучының алдына әфлисуннар өеп куела (башта 3 әфлисун, аның өстенә тагын 1се куелырга тиеш). Командалар бер-бер артлы каршы як өемнәренә әфлисун белән аталар. Өем җимерелгән очракта, тидергән кеше әфлисуннарны үз командасына ала. Ә өемгә тимәгән әфлисун шул командада кала. Шулай итеп, җыелган әфлисуннардан яңа өемнәр төзелә, аларны шулай ук җимерергә була. Уен берәр команда бөтенләй әфлисунсыз калганчы дәвам итә. Ул команда җиңелүче була.
 

3.​ «Кабадди» (Һиндстан)



Катнашучылар саны: җөп саннан торган ике команда
Кирәкле әйберләр: яхшы кәеф
Уен кагыйдәләре: уен мәйданы икегә бүленә. Уен башлангач, бер катнашучы каршы якка чыгып, кулы яки аягы белән шул команда уенчыларына тияргә тиеш. Ләкин ул аңарчы сулыш ала һәм куыш вакытында гел «кабадди! кабадди! кабадди!» дип кабатлый. Алган һавасы беткәч, ул кире үз командасына йөгерә. Шул ук вакытта аны инде каршы як уенчылары куа башлый. Ул үз ягына чыгып, җиргә кулы яки аягы белән тиеп алырга тиеш. Әгәр бу эш барып чыкса, каршы як команданың әлеге бала тиеп өлгергән барлык уенчылары уеннан чыга. Әгәр аның үзен тотсалар, йөреш икенче командага бирелә. Командада күбрәк катнашучылар калганнар җиңә.
 

4.​ «Өч таш» (Франция)



Катнашучылар саны: 2дән 4кә кадәр
Кирәкле әйберләр: 3 кечкенә таш яки учка сыя ала торган нинди дә булса түгәрәк предметлар
Уен кагыйдәләре: 2 катнашучы өчен: һәр бала да кулларын артка куеп бер учында 1, 2 яки 3 таш яшерә, учын буш та калдыра ала. Сигнал буенча икесе дә бер кулларын алга чыгара. Максат − уенда хәзер ничә таш икәнен белү. Чират буенча һәрберсе 0дән 6га кадәр үз вариантын әйтә. Ләкин кабатланырга ярамый. Мәсәлән, берсе 5 дисә, икенчесе башка сан әйтергә тиеш. Шуннан учларны ачалар һәм кем дөрес әйткәнен карыйлар. Санны белгән бала 1 ташын алып куя. Беркем дә дөрес җавап бирмәгән булса, уен дәвам итә. Кемнең ташлары тизрәк бетә, шул җиңүче була.
Бу уенны 3 яки 4 кеше уйнау тагын да кызыграк. Бары җавапта 0дән 9га яки 0дән 12гә кадәрге саннарны куллану гына кирәк.
 

5.​ «Бәрәңге дуэле» (Филиппиннар)



Катнашучылар саны: 2, яки 2 кешедән торган берничә пар
Кирәкле әйберләр: чәнечке һәм бәрәңге
Уен кагыйдәләре: уйнаучылар бер-берсеннән 1 м ераклыкта басалар. Бер аякларын тездән бөгеп, куллары белән тоталар. Икенче кулларында чәнечкегә яки таякка куелган бәрәңге була. Төп максат − үзеңнең бәрәңгеңне саклап калып, көндәшеңнең бәрәңгесен төшереп җибәрү.
Бәрәңгесе төшеп киткән яки күтәреп торган аягы җиргә 3 тапкыр тигән кеше җиңелә. Уйнаучыларга бер-берсенә таянырга, йә этәргә ярамый.
 

6.​ «Илче килә» (Көньяк Африка Республикасы, Африка)



Катнашучылар саны: төрлечә була ала. Күбрәк кеше катнашкан саен, уен озаграк дәвам итә.
Кирәкле әйберләр: «кыйммәтле бүләк» − мәсәлән, туп. Көньяк Африкада агач кисәге кулланалар.
Уен кагыйдәләре: Уйнаучылар ике «авыл»га бүленә һәм кара-каршы тезелеп басалар. Берсеннән икенчесенә кыйммәтле бүләк тотып «илче» килә. Ул аны тапшыра да, йөгереп китә. Ә каршы як «авыл» барысы бергә аны куа башлый. Әгәр тотылса, «илче» шул «авыл»да кала. Качып котылса, теге «авыл» 1 кешесен икенче «авыл»га бирә. 1 генә кешесе калган «авыл» җиңелә.
 

7.​ «Хурэг адуун / Көтү» (Бурятия, Россия)



Катнашучылар саны: күбрәк катнашучы булган саен, уен кызыграк
Кирәкле әйберләр: берни дә кирәкми
Уен кагыйдәләре: уйнаучылар кулга-кул тотынышып түгәрәккә баса. Бу − атлар була. Уртага берничә бала керә, болары − колыннар. Көтү кырыенда 1 бала − сакчы ат йөри. Берничә уйнаучы − бүре, алар уртадагы колыннарны алып китмәкче була. Ләкин сакчы ат түгәрәкне саклый, бүреләрне якын китерми. Әгәр берәрсенә сакчы ат кагылса, ул бүре уеннан чыга. Уен барлык бүреләрне дә чыгарып бетергәнче дәвам итә.
 

8.​ «Квинта» (Литва)



Катнашучылар саны: 5
Кирәкле әйберләр: туп
Уен кагыйдәләре: җирдә йә асфальтта яклары 10 м тирәсе булган квадрат сызыла яки 4 катнашучы баса торган почмаклар билгеләнә. Квадрат уртасына 1,5 м диаметрлы түгәрәк ясала, анда 5нче бала − квинта баса. Почмактагы уйнаучылар туп белән квинтага тидермәкче була, ә ул түгәрәктән чыкмыйча гына, тупны тидертмәскә тырыша. Кем 5нче балага эләгә, шул аның белән урынын алмаша.
 

9.​ «Шлагбаум» (Швеция)



Катнашучылар саны: катнашучылар күбрәк булса яхшы
Кирәкле әйберләр: берни дә кирәкми
Уен кагыйдәләре: 3 баладан кала барысы да квадратка басалар, ничә рәт булса, һәр рәттә дә шулкадәр катнашучы булырга тиеш. Бер сафта торучылар кулга-кул тотына, шулай итеп квадрат эчендә урамнар барлыкка килә. 3 кешенең берсе алып баручы була, калган 2 баланың берсе − куучы, икенчесе тотылучы дип билгеләнә. Тотылучы урамнар буйлап йөгерә. Куучы аны тотарга тиеш. Ләкин калган барлык балалар тотылучы ягында булалар. Тотылам дигәндә генә, алып баручы командага ишарә ясый һәм уйнаучылар кулларын җибәрәләр дә, сулга борылып, яңадан тотынышалар, яңа урамнар ясыйлар. Куучы белән тотылучы төрле урамнарда кала. Уен куучы тотылучыны эләктергәнче бара. Аннан алар урынына икенче балалар сайлап куела һәм уен шулай дәвам итә.
 

10.​  «Бүре» (Уругвай)



Катнашучылар саны: уйнаучылар 4тән күбрәк булса, күңеллерәк
Кирәкле әйберләр: берни дә кирәкми
Уен кагыйдәләре: иркен урын сайлана һәм ике яктан аның чикләре билгеләнә. 1 бала бүре була. Сызыкның бер ягы − өй, икенчесе − бүренең өне. Катнашучылар «бүре юк» дип җырлап уртада йөгереп йөри. Шуннан алар «бүре өне»нә киләләр һәм: «Бүре, син киләсеңме?» дип сорыйлар. Ул: «Мин йокыдан торам гына әле» дип җавап бирә. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Бүре гел «йә юынам, йә киенәм, йә чәчемне тарыйм» дип әйтеп килә. Ә бервакыт, көтмәгәндә: «Сезне тотарга барам!» ди һәм балаларны куа башлый. Өйгә кайтып җитүчеләр качып котыла, ә кем тотыла, шул бүре белән урынын алмаша.
Бу уеннарны рәхәтләнеп таигатьтә ял иткәндә, җәйге лагерьларда уйнап карарга була.
 
Мәгълүмат AdMe.ru сайтыннан алынды.
Наталия Кулакова рәсемнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев