Бала нигә ялганлый?

Балаларның ялганлавы безне борчый, ачуыбызны чыгара, ә кайчакта көләсебезне дә китерә. Мондый хәлләрдә без нишләргә тиеш соң? Әле генә ялганлаган балага җәза бирергәме? Алдашуның көчсезлек, куркаклык кебек сыйфатлар билгесе икәнен тагын бер тапкыр аңлатып караргамы? Әллә ялганы тотылганны яшермичә, бала белән бергәләп көләргәме?
Ә бит баланың алдашу сәбәпләреннән иң зурысы - аның өлкәннәргә ышанып җитмәвендә. Бала ялгыш эшләгән нинди дә булса ярамаган эше өчен өлкәннәр җәза бирер дип курка, шуңа ялганлый. Сабыйга җәза бирергә ашыкмыйбызмы икән без? Имештер, бер-ике тапкыр суккалап алганнан әллә ни булмас. Аның каравы икенче тапкыр ярамаган эш эшләмәс.
Тән җәзасының берниндие дә, хәтта иң җиңеле дә бала тәрбияләүдә яхшы чара булып исәпләнми. Кеше күңелендә курку тәрбияләргә ярамый. Җәзадан курку күп очракта баланы ярамаган эш эшләүдән тыеп кала алмый. Өлкәннәрне алдарга, боргаланырга, хәйләләргә генә мәҗбүр итә.
Бу мәсьәләдә безгә, өлкәннәргә кат-кат уйланырга кирәктер. “ Ярамый” дигән сүзне артык еш әйтмибезме? Сау-сәламәт баланың кызыксынуын, күпне белергә омтылучан, хәрәкәтчән һәм тиктормас булырга тиешлеген онытып җибәрмибезме?
Балалар ялганлавының икенче сәбәбе - сабыйның үз шәхесен расларга омтылуында. Кайчакларда без балаларның йомшаклыгыннан, кыюсызлыгыннан, куркаклыгыннан көләбез, аны кайбер яклардан өстенрәк бүтән балалар белән чагыштырабыз. Шулай итеп кечкенә кешенең шәхесен кимсетәбез. Андый хәлләрдә бала, үрнәк итеп куелган башкалардан көчлерәк тә, әдәплерәк тә, кыюрак та була алмагач, булмаган яхшы сыйфатларын да бар дип, үзен яхшырак итеп күрсәтергә тырыша.
Мондый очракларда безгә, өлкәннәргә, мөгаен, баланың ялганын фаш итмәскә, ә сабыррак булырга, яхшы эшләре өчен аны ешрак мактарга, сабыйда үзебез күрергә теләгән сыйфатларны булдыру юлларын эзләргә кирәктер. Курыкма... Бергәләп шундый әкият-вакыйгалар уйлап чыгарырга кирәк: аның төп герое безнең сабыебыз булсын һәм ул көчлелеге белән кешеләрне таң калдырсын.
Бала ялганының тагын бер варианты - якыннарын, әти-әниләрен, туганнарын яхшырак итеп күрсәтергә тырышу. Ихтимал, балаларның бу уйдырмаларына безгә дә колак салу тиештер? Һәм бу очракта безгә, мөгаен, балаларны түгел, ә үзебезне яңадан тәрбияли башларга кирәктер. Яисә, бала белән тыныч кына сөйләшергә кирәктер.
щни
nsportal.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: