Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Баланы югары сәнгатьне яратырга ничек итеп өйрәтергә?

15 апрель – Халыкара сәнгать көне

15 апрель – Халыкара сәнгать көне

Сезнең балагыз музейларга йөрергә яратамы? Ә үзегез моңа ничек карыйсыз? Бер картина каршында сабыегыз озак итеп басып тора аламы? Күп кенә балаларга, аларның әти–әниләренә дә музейга бару бәйрәм кебек тоелмыйдыр…

Россиялеләрнең 27 проценты беркайчан да музейда булмаган. 6 проценты бары тик мәктәптә укыганда гына йөргән. Ни өчен дисезме? Чөнки бу аларга кызыксыз тоела. Музейда экспонатларны тотып карарга ярамый, кычкырып сөйләшергә дә кушмыйлар. «Ярамый»лар «ярый»га караганда күбрәк.
Музейларга ничек дөрес итеп йөрергә соң? Сезгә берничә киңәш:
1.​ Музейга яхшы кәеф белән барырга кирәк. Монда кафеда бераз утырып алу да ярдәмгә килер. Шунда балага сезнең музейда күңелсезләнеп утырырга түгел, ә уйнарга, фантастик хайваннарны эзләргә, гади булмаган киемнәрне, эшләпәләрне карарга килгәнне әйтегез. 5 яшьлек балага бөтен дөнья – уен. Ләкин сөйләшүегезне әлеге дә баягы «ярамый»лардан башламагыз. Теге яки бу экспонатны караганнан соң, баланың хис–кичерешләре белән кызыксыныгыз.

2.​ Сәнгать белгечләре музейларны балаларныкына яки олыларныкына бүләргә яратмый. Шуңа да музейга барыр өчен идеаль яшь юк. Теләсә нинди күнекмә кебек, матурлыкны күрә белү сәләтен үстерергә генә кирәк. Баланы бәләкәй чагыннан ук музейларга йөртә аласыз. Моннан бернинди зыян да булмаячак. Киресенчә, сез баланың күзаллавын гына баетасыз.

3.​ Бала тотып карарга теләячәк. Чөнки аннан башка ул танып белә алмый. Шуңа да сабыйга тотып карарга ярый торган әйберләргә – дивар, бәрхет бауларга кагылырга рөхсәт итегез.

4.​ Музейларда балаларга сыннар ошый. Рәсемнәр белән авыргарак туры килә. Картиналарны карарга барасыз икән, алар төрле булсын. Пейзаж, портрет, натюрмортмы ул, аларда бала рәсеме төшерелсен. Бала 17 гасыр француз рәссамнарын аңлаячак. Аларны караганда, сабыйдан геройларның нәрсә эшләүләрен сорарга мөмкин. 19-20 гасыр рәссамнары арасында Анри Маттис картиналары да сабыйда соклану уятачак.

5.​ Бала көтелмәгән сорау бирә. Ләкин сез аңа җавапны белмисез. Ялкау ата-ана нарасыйны экскурсия төркемнәренә алып бара. Ә җаваплы ата–ана бу очракта үзе экскурсоводка әйләнәчәк. Балага 10 яшь тулганчы, сез әле балага экскурсовод була аласыз. 5-8 яшьлек бала музейда теләсә нинди сорау бирә ала. Шуңа да фантазиягезне генә эшкә җигегез. Картинаны балалар күзлегеннән карарга өйрәнегез: моның өчен рәсемне чүгәләп күзәтегез.

6.​ Бер көндә берьюлы 3 музейны урап чыгарга ашыкмагыз. 30 минут эчендә 5–10 картина карап чыгу – инде менә дигән күрсәткеч. Әгәр баланың кызыксынуы кимеми икән, фантастик хайваннарны эзләүне дәвам итәргә мөмкин. Иң яхшысы – музейга айга бер тапкыр йөрү. Ләкин музейга баруны, туган көнне билгеләп үтү, кинога бару кебек вакыйгалар белән бер көнне билгеләмәгез. Чөнки бала арыячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев