Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балчыктан матурлык тудыручы, буш диварда чәчкә-үләннәр "үстерүче" Айгөл

Айгөл Низаметдинова – КФУ да дизайнерлык белгечлегенә укый. Үз куллары белән нәрсә генә эшләми ул: рәсем ясаудан тыш, әнә, полимер балчыктан төрле бизәнү әйберләре дә иҗат итә башлаган! Җанга рәхәт, к...

Айгөл Низаметдинова – КФУ да дизайнерлык белгечлегенә укый. Үз куллары белән нәрсә генә эшләми ул: рәсем ясаудан тыш, әнә, полимер балчыктан төрле бизәнү әйберләре дә иҗат итә башлаган! Җанга рәхәт, кесәгә табыш та китерә торган шөгыль иясе Айгөл үзенең иҗат юлына ничек басуы белән таныштырды.
-Кечкенә чакта әтиемнең рәсемнәрен, агачтан кисеп ясаган матур картиналарын күреп шакката идем. Үземнең дә шулай ясарга өйрәнәсем килде. Үҗәтлегем булгандыр, китап битләрен дә рәсемнәр белән сырлап бетерә идем. Аннары әни рәсем ясар өчен альбомнар сатып алып бирде. Рәсем килеп чыкмаса, әтигә: “Булыш әле”, -дип ялвара идем. Әтием исә: “Үзең өйрән!”, -дип сүзне кыска тота иде. Әнием бу вакытта ярдәмгә килде, беренче тәнкыйтьчем булды. Шулай ясарга өйрәнеп киттем.
%d0%ba%d0%be%d0%bb%d1%88%d0%b0%d1%80%d0%b8%d1%84
Айгөл үзе Кече Кайбыч кызы. 4 нче сыйныфтан соң, урта белем алыр өчен, Олы Кайбыч мәктәбендә укый башлый. Шунда уку Айгөлгә иҗат кешесе буларак тагын да ачылырга мөмкинлек бирә. Мәктәп яңа гына капиталь ремонт кичерә, аның бер дивары буш кала. Директор үзе Айгөлгә: “Шушы буш диварга берәр табигать рәсеме төшерә аласыңмы?”, -дип мөрәҗәгать итә. Куркып кала кыз: җиңел эшләрдән түгел бит! Вакыт та чикләнгән! Әмма кызыксыну һәм үз кулларын эштә сынап карау теләге көчлерәк була шул: Айгөл ризалаша.
-Көн саен иртән килеп эшкә тотына идем. Дәресләрдән соң да калырга туры килде. 11 нче сыйныфта укыган чагым, имтиханнар да бар бит әле! Имтихан бирәсе фәннәрне укып, җиңелрәкләренә кермичә кала идем. Тырышлык бушка китмәде, бер атнадан соң буш диварда күл ясалды, үләннәр дә “үсте”, үрдәкләр, кошлар да урын алды. Үзем белән бик горурланганым исемдә. Иң беренче иҗади зур эшем булды ул, - дип искә алды Айгөл. Хәзер исә шул рәсеменең күпме җитешсезлеген күрә икән. “Белем арткан саен, үз эшләреңә дә тәнкыйть күзлегеннән карыйсың икән”, ди ул.
%d1%80%d0%b8%d1%81%d1%83%d0%bd%d0%be%d0%ba
Хәзер әңгәмәдәшем картиналар язу белән генә чикләнми, әйткәнемчә, полимер балчыктан бизәнү эшләнмәләре дә ясый. “Полимер балчык белән “дуслашу” ничек килеп чыкты соң?” дим аңа.
-Элек су буенда, үрдәк бәбкәләре саклаганда, ярдан кызыл балчык алып уенчыклар, төрле савытлар ясап утыра идем. Берзаман, әти Казаннан полимер балчык алып кайтты. Шуннан аны тотып, кулланып карадым да, кызыксынып киттем. Чын “дуслыгыбыз” Казанда башланды. Шәһәрдә укый башлагач, балчыкны үзем табып, сатып алдым да, шуннан әйберләр ясауга керештем, - дип җавап бирде Айгөл. – Гомумән, кул белән нәрсә дә булса иҗат итәргә миңа куш! Куллар тик тормасын гына! Полимер балчык белән эшләве бик кызык, миңа ошый. Ул үзе пластилинга да охшаган.
-Полимер балчыктан әйбер ясавы кыенмы?
-Төгәл генә әйтеп булмый. Балчык белән эшләү сабырлык та сорый. Бик вак элементлар ясаганда аеруча игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Икенче җирен ясаганда, башка төше кинәт изелеп китүе мөмкин. Әзер чималны духовкада пешереп алырга кирәк әле. Озак торса, янып чыгуы ихтимал. Күп кенә эшләнмәләрем нәкъ менә шуның аркасында юк булды да. Зарланасы килми, бу – миңа ошый торган эш. Кыен тоелган мизгелләр дә җиңел кебек. Үзенә күрә бер ял ул минем өчен.
Полимердан бизәнү әйберләре ясарга дус кызы һәм әнисе этәргеч биргән Айгөлгә. Дусты зәңгәр төстәге розага кызыккан булган. Айгөл: “Ясыйм!”, дип сүз биргән аңа. Шулай итеп полимер балчыктан чын розага охшаган чәчәк ясый да куя ул. “Аннан әнием үзенә муенса сорады, башка дус кызларым да кызыгып китте, заказлар ешайды... Шуннан соң, кулдан килгәч, ник ясамаска, сатмаска, дип, уйлап куйдым”, дип белдерә Айгөл.
Вакыты ягыннан бер бизәнү әйбере ике-дүрт көн ала. Бер көнен ясыйсың, пешерәсең, лак белән каплыйсың, бер тәүлек киптерәсең, аннан тагын бер кат лак белән каплыйсы була, тагын бер тәүлек көтәргә. Шулай итеп ясалган эшләнмә суга чыдам була, пычрактан да курыкмый. Тик менә кайнар, кызу белән генә “дус” түгел икән. Теләсә нинди пластик әйбер кебек үк, ул да эсседә йомшарып, формасын югалтырга мөмкин яисә бөтенләй эреп бетә.
Иҗат кешесе хыялый була, дигән сүзләр белән килешә әңгәмәдәшем. Үзе дә шундый булуын яшерми. “Шәһәрдән арып-талып авылыма кайткан саен, дүрт тәпиле дустымны ияртәм дә, табигать кочагына чыгып китәм. Үзем белән фотоаппарат яки блокнот белән карандаш алам. Илһам килүе бар! Кичләрен үзем белән кайнар чәй алып, бакчага чыгып йолдызлар күзәтергә яратам. Тирә-юнь, табигать, авылым – минем өчен зур илһам чыганагы!”  ди Айгөл.
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
P.S. Айгөл Низаметдинованың калган иҗат җимешләрен күрергә теләсәгез, группасына рәхим итегез: https://vk.com/clubaygul
 
%d0%bc%d0%b8%d0%bb%d0%be%d1%82%d0%b0
b6mq6w3sqly
%d0%b0%d0%b9%d0%b3%d1%83%d0%bb%d1%8c
%d0%b0%d0%b9%d0%b3%d1%83%d0%bb%d1%8c%d0%b2
 
%d0%ba%d0%be%d0%bb%d1%8c%d1%86%d0%b0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев