Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балтач районы мәктәбендә әкияти бакча ясаганнар

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбе бакчасын һәр сыйныф укучылары ясаган төрледән-төрле эшләнмәләр бизи.Укучылар фантазияләре ярдәмендә нәрсәләр генә эшләп бетермәгәннәр. Гжель стилендә бизәлгән эскә...

Балтач районы Кече Лызи урта мәктәбе бакчасын һәр сыйныф укучылары ясаган төрледән-төрле эшләнмәләр бизи.
Укучылар фантазияләре ярдәмендә нәрсәләр генә эшләп бетермәгәннәр. Гжель стилендә бизәлгән эскәмия, ясалма чәчәк, “аткан” сакура, төрле төстәге вагоннарын таккан поезд, җигүле агач ат, җил тегермәне, фонтанга кадәр бар анда. Чәчәк түтәлләрен сакларга куелган карачкылары да мөлаем, ямьле аларның. Аккошлар “төшкән”, тавислар, алсу фламинголар “кунган” мәйданчык Кече Лызи мәктәбендә алтын куллы балалар укуына ишарәли.
“Бу проект иске әйберләргә икенче гомер бирү максатыннан эшләнде”, дип аңлатты мәктәп директоры Марат Исмәгыйлев.
[gallery size="full" ids="2011,2012,2013"]
Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев