Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балык кирәкми, коймак кирәк

Укучыларның 74 проценты мәктәп ашханәсендәге ризыкны ошатмый. Ни өчен?

Укучыларның 74 проценты мәктәп ашханәсендәге ризыкны ошатмый. Россия мәктәп укучылары хәрәкәте уздырган сораштыру шуны күрсәткән. Сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек пешеп җитмәгән, тозсыз яки артык тозлы ризыктан зарлана. Укучыларның 12 проценты ризык салкын булган өчен ашарга теләми.

Балаларның иң сөймәгәне – балык кәтлите икән. Аны укучыларның 29 проценты беркайчан да ашамаячагын белдергән. Күңелгә ятмаганнар исемлеген кыздырылган бавыр, борчак боламыгы, арпа ярмасы боткасы, кәбестә һәм ашлар дәвам итә. Балалар макарон һәм бәрәңге боламыгын да өнәп бетермәвен әйткән. Ләкин макароннар – бер-берсенә ябышмаган, ә боламык төерсез булса, боларын ашарга әзер икән.

Ә менә “Мәктәп ашханәсе өстәлендә нинди ризык күрергә телисез?” – дигән сорауга укучыларның җаваплары аеруча кызыклы. Балаларның мәктәптә җиңел салатлар, җиләк-җимеш, коймак, белен, сырник, сэндвич, йогырт һәм солы печеньесы ашыйсы килә.

Чынлыкта яңа уку елында укучыларга нәрсә ашатачаклар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев