Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Барысы да сәләтле!

Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче татар гимназиясе укучылары белән узган очрашудан соң, бу белем йортындагы сәләтле балалар турында сезгә дә җиткерергә булдык.

Казан шәһәренең Киров районындагы 4 нче татар гимназиясе укучылары белән узган очрашудан соң, бу белем йортындагы сәләтле балалар турында сезгә дә җиткерергә булдык. 4 «А» сыйныфы укучылары без килгәндә технология дәресендә Кар бабай ясау белән мәшгуль иде. Сыйныфка килеп керүгә, шкафтагы кул эшләренә, мамыктан ясалган курчакларга күзебез төште. Тәрәзә төбе дә эшләнмәләр белән тулган.

“Без дәрестән тыш чараларда балалар белән мамыктан төрле курчаклар ясыйбыз”, – дип сүз башлады укытучы. Зөһрә Богапова – 4 «А» сыйныфы җитәкчесе, 30 елга якын шушы гимназиядә белем бирә. Үзе дә шушы уку йортында белем алган, бик тә иҗади мөгаллим булып чыкты. Аның куллары чын мәгънәсендә могҗиза тудыра. Тукымадан төрле уенчыклар да тегә икән.  “Безнең Зөһрә Фаризановна әле бик матур картиналар да ясый!“ – ди укучылар. Моннан тыш, Интернетта “Кызыклы татар теле” блогын да алып бара Зөһрә Богапова. Ә үзе шундый тыйнак! Үзенә зур игътибар булудан кыенсынып кына, кул эшләре, картиналары белән таныштырды. Күбрәк үзе турында түгел, ә укучылары турында сөйләде. “Тишина Альбина курчаклар ясау белән мавыга. Тиздән гимназиябездә аның “Милли курчаклар” сериясеннән күргәзмәсе булачак. Ә Җәлилов Радмир фетрдан бик матур картиналар ясый. Аның кул эшләре безнең гимназиябенең диварларын бизәп тора”, – дип горурланып сөйләде Зөһрә ханым.

“Сез бик бәхетле укучылар! Сезнең укытучыгыз бик иҗади кеше! Безнең “Сабантуй” журналында «Алтын куллы мөгаллим» дигән иншалар бәйгесе бара. Әйдәгез, укытучы  Зөһрә  апагызның шушы шөгыльләре белән укучыларыбызны да таныштырыйк", – дип, укучыларга бәйгеләр турында сөйләп, журнал белән таныштырдык. 

Укучылар әле җыр-биюгә дә оста икән. Безне дә җырлатып биеттеләр. Әлеге җылы очрашуны үткәрүдә ярдәм иткән 4 нче гимназия директоры Илханиягә Вахитова һәм гимназия китапханәчесе Фирдәүс Хәйруллинага зур рәхмәт!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев