Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Белем бәйрәменә котлаулар

Дуслар, сентябрьгә дә күп калмый. Белем бәйрәменә әзерләнә башладыгызмы әле? Матур котлау сүзләре эзләп вакытыгызны үткәрмәгез, без инде аларны таптык! Һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.

Дуслар, сентябрьгә дә күп калмый. Белем бәйрәменә әзерләнә башладыгызмы әле? Матур котлау сүзләре эзләп вакытыгызны үткәрмәгез, без инде аларны таптык! Һәм сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Халкыбызны күркәм иткән көн бу,
Урамнарга шатлык тулган көн.
Нәниләрнең керсез күңеленә
Бетмәс хатирәләр уйган көн.
 
2. «Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне, –
Сорасалар, – багышларга кемгә», диеп.
«Әсир иткән үзенә бик күп йөрәкләрне
Укытучыма», дияр идем, башым иеп.
«Иң бәхетле кеше кем?» – дип сорасалар,
Әйтер идем, сүзләремне гөлгә төреп:
«Ул – Укытучы, елмайганда, каршысында
Үзеннән дә оста шәкертләрен күреп…»
 
3. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.
Алыгыз сез бүген бүләк итеп
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!
 
4. Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!
 
5. Тырыш хезмәт җимешләрен
Сөенечләр белән татыгыз.
Бүгенгедәй көләч йөзле булып,
Һәрвакытта шулай балкыгыз.
 
6. Хөрмәтле балалар, әти-әниләр, укытучылар! Сезне бүгенге көләч бәйрәм – Белем көне – Беренче кыңгырау бәйрәме белән котларга рөхсәт итегез. Сәламәтлек белән, яңа көчләр, тырышлык һәм түземлек белән бу уку елын әйбәт билгеләргә генә бетерергә насыйп булсын. Укучылар, белем дигән могҗизалы ил ишекләрен сезгә киң итеп ачсын. Бәйрәм белән!
 
7. Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…
Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.
 
8. Үстерәсең балаларда канат
Очырасың, мәктәп, югары
Уй-хыяллар чәчәк атар җирдә
Алып китәр тормыш аннары.
 
9. Укучылар, укытучылар, сез яраткан йорт бүген тагын сагынып сезне каршы ала. Сау-сәламәт, исән-имин булып, яңадан-яңа үрләргә ирешеп укып, укытып йөрүегезне тели ул. Бу бәйрәм, яңа уку елы күңелегездә матур хатирә булып уелсын, шатлык-куанычларга, матур билгеләргә бай булсын ул!
 
10. Нәни дустым, бәйрәм белән
Сине кояш та котлый
Ал нурларын сибә-сибә
Ул янәшәңнән атлый.
Мәктәп дигән серле дөнья
Белем эстәргә дәшә,
Укытучы апаң – терәк
Булыр һәрчак янәшә.
Чәчләреңә кунган ак күбәләк,
Шатлык очкыннары йөзеңдә.
Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән
Күбәләккә охшаш үзең дә.
Ашкына да, талпына да бүген
Леп-леп типкән нәни йөрәгең.
Озатасың, изгеләрдән изге
Сабыйлыкның соңгы көннәрен.
Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар –
Син җаваплы кеше бүгеннән.
 
11. Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп
Кабат ачтык мәктәп ишеген.
Олы юлга алып чыккан йортым
Син бит безнең белем бишеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев