Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Белем бәйрәменең ничек узачагы билгеле

Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә 1 сентябрьнең ничек узачагын аңлатты.

Россиянең Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрдә 1 сентябрьнең ничек узачагын аңлатты. Аның сүзләренә караганда, яңа уку елы линейкадан башланып китәчәк. Әлегә аны гадәти форматта уздырырга җыеналар. Эпидемиологик ситуациягә карап, планнар бераз үзгәрергә дә мөмкин. Ә менә дистанцион укуга күчмәячәкбез, дип ышандырды министр. Ул гадәти белем бирүгә өстәмә рәвешендә генә кулланыла ала.

Мәктәпләрдә авырудан саклануның барлык чаралары да күрелергә тиеш. Яңа уку елының беренче ике атнасында, ягъни 14 сентябрьгә кадәр, барлык мәктәпләрдә дә медицина хезмәткәре эшләячәк. Ул һәр укучы һәм хезмәткәрнең тән температурасын үлчәп кенә кертәчәк.

1 гыйнварга кадәр мәктәптә күмәк чаралар уздырырга да ярамый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев