Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Белем көненә тәмле торт

Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә. Тиздән җәйге яллар да бетәр, алда безне тырышып уку көтә!Ә белем көнендә укытучыңны һәм сыйныфташларыңны шакка...

Белем көне — һәр ел 1 сентябрь көнне билгеләнгән бәйрәм. 1984 елдан бирле билгеләп үтелә. Тиздән җәйге яллар да бетәр, алда безне тырышып уку көтә!
Ә белем көнендә укытучыңны һәм сыйныфташларыңны шаккаттырырга телисеңме? Алайса, аларга тәмле бүләк алып кил! Ә без аны ничек ясарга икәнен бик теләп өйрәтербез! Мондый күчтәнәч сыйныфташларыңа да, укытучыңа да һәм үзеңә дә ошар!
Кирәк булыр:
7 йомырка
260 г ак май (200 г – камыр, 200 г крем, 50 г пропитка өчен)
200 г бодай оны
100 г йөзем
1 пакет ванильле шикәр комы
1 чәй калагы камыр йомшарткыч
3 банан
150 г вакланган әчтерхан чикләвеге
500 г сөт өсте
Лимон согы
400 г кайнатылган куертылган сөт
Мастика.
Әзерләү: Йомыркаларны бер савытка сытабыз да, әз-әзләп кенә шикәр комы кушып, яхшылап болгатабыз. Һәм онга ванильле шикәр комы, йөзем, камыр йомшарткыч салып болгаткач, өстенә шушы кушылманы агызабыз. Май да эретеп өстибез.
Табаны майлап, он сибәбез дә өстенә әзер камырны салабыз һәм духовкага тыгып, 160 градус җылылыкта 40 минут дәвамында пешерәбез. Духовканы ачып карарга ярамый.
Әзер коржны алып суытабыз, урталай бүләбез һәм өстенә лимон согы кушылган шикәр эремәсе сөртәбез.
Бананнарны чистартып, блендер белән ваклыйбыз да килеп чыккан банан боламыгын бик калын итмичә генә корж өстенә сылыйбыз. Аннары әчтерхан чикләвеге вагы сибәбез. Сөт өстен шикәр комы белән болгатып, крем ясыйбыз. Корж өстенә ягабыз. Икенче коржны каплап 30-40 минутка суыткычка куябыз. Бу вакытта майны йомшартып, куертылган сөт белән кушып, тагын бер крем әзерлибез. Кремны торт өстенә тигезләп сөртәбез.
Мастика белән тортны матур итеп бизибез. «БӘЙРӘМ БЕЛӘН!» дип язарга онытмагыз! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев