Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Белемсез калачаклар

Дөньяда 10 миллионга якын бала, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, мәктәпне ташларга мөмкин.

Дөньяда 9,7 миллион бала ел ахырына кадәр мәктәпне ташларга мәҗбүр булачак. Бу хакта mel.fm хәбәр итә. Барысына да коронавирус һәм аның аркасында арта баручы хәерчелек гаепле. Фәкыйрь илләрдә белем бирүгә юнәлтелгән бюджет чыгымнары алдагы 18 айда 77 миллиард сумга кимеячәк. Бу бигрәк тә берничә Африка иленә, Йәмән һәм Әфганстанга кагыла. Барлыгы 40 илдә балалар мәктәпне ташлап, белемсез калырга мөмкин. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, 500 миллион баланың дистанцион белем алу мөмкинлеге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев