Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер көндә – өч һәлакәт

Казанда бер көндә өч юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән.

Казанда бер көндә өч юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күргән. Иртән машина йөртүчеләрнең берсе җәяүлеләр кичүе аша чыгып баручы 3 яшьлек кызны бәрдергән. Нәтиҗәдә сабыйның умрау сөяге сынган. Кич белән скутер йөртүче 11 яшьлек велосипедчы өстенә менгән. Бала аягын имгәткән, ә скутердагы адәм вакыйга урыныннан качкан. Шул ук көнне тагын бер авариядә 7 яшьлек бала эчен авырттырган.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында ел башыннан бирле балалар катнашында 41 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 42 бала зыян күргән.

Гадәттә, балалар ярамаган җирдә юл аркылы чыкканда, юлда уйнаганда, велосипед белән идарә иткәндә һәлакәткә юлыга. Иң куркыныч вакыт – көндезге 1дән кичке 5кә кадәр.

Белгечләр әти-әниләргә балалар белән тагын бер кабат урамда, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә киңәш итә. Ә автомобиль йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе, тукталышлар, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләре, балалар мәйданчыклары тирәсендә аеруча игътибарлы булырга куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев