Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ә без җәйге ялыңда нишләгәнеңне беләбез!

Балалар һәм яшүсмерләнең җәйге яллары ничек үтә? Алар хәвеф-хәтәрләрдән сакланамы? Җәй тыныч узсын өчен нинди чаралар күрелә? Бу хакта «Дзержинец» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Яшүсмер» профилактик...

Балалар һәм яшүсмерләнең җәйге яллары ничек үтә? Алар хәвеф-хәтәрләрдән сакланамы? Җәй тыныч узсын өчен нинди чаралар күрелә? Бу хакта «Дзержинец» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда «Яшүсмер» профилактик операциясенә нәтиҗәләр ясаганда сөйләштеләр.

5 июньнән 25 августка кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы «Яшүсмер-2017» ведомствоара профилактик операциясендә катнаша. Ул 3 этапта уза: «Караучысызлык» («Безнадзорность») - 5-19 июнь, «Каникуллар» - 10-21 июль, «Гаилә» - 7-18 август. Министрлыкта ел саен балаларның җәйге ялларын аерым контроль астына алалар. Монда кичке 10нан иртәнге 5кә кадәр куелган «комендант сәгате»дә, урамнарда йөрүче патруль дә, балалар лагерьларының тиешле эшчәнлеген тәэмин итү дә һәм башка күп кенә факторлар исәпкә алына.
Ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына килгәндә, Бүген республикада 111 оешмада (шул исәптән 92 балалар лагере, 11 санаторий-курорт оешмасы, 8 чатыр лагере) 16912 бәлигъ булмаган бала ял итә. Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы аерым оештырган «Дзержинец» ял һәм сәламәтләндерү лагере да үз эшчәнлеген башкара. Бу лагерь балаларга яхшы таныш, өстәвенә, быел ул 80-нче җәен уздыра.

«Дзержинец»та ел саен эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең балалары ял итә. Статистика буенча һәр сменаның 60-70% тәшкил итә алар. Бу көннәрдә лагерьның инде икенче сменасы тәмамлана. Монда барлыгы 350 бала ял иткән. Закон нигезендә балалар ял һәм сәламәтләндерү оешмаларына хөкемгә тартылган, шул исәптән балаларның җенес иминлегенә каршы җинаять кылган, алкоголь яки наркотикка бәйлелеге булганнар эшкә алынмый. Барлык хезмәткәрләр дә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хисабы буенча тикшерелә. «Дзержинец»ка эшкә кергән әйдаманнарны да махсус мәктәп аша үткәргәннәр.
- Февраль аенда ук безнең өчен махсус әйдаманнар мәктәбе оештырдылар. Төп күнекмәләрне без шунда алдык, - ди Казан педагогия көллиятенең 3 курс студенты Әлфия Асадуллина. - Балалар белән эшләүчеләргә карата таләпләр артык кырыс димәс идем, аларны дәлилләп була. Бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче кеше закон ягыннан «чиста» булмаса, аларны нәрсәгә өйрәтә ала инде ул? Башка лагерьлардан аермалы буларак, «Дзержинец»та тәртип ягы бик көчле, патриотик тәрбиягә дә монда аеруча басым ясала. Минемчә, җәйге ялларын бушка гаджетларга текәлеп яки урамда тик йөреп үткәргәнче, балалар өчен лагерьларда ял итү мең артык.

Биредә ял итүче балалар да монда ел саен килергә әзер. 14 яшьлек Айрат Нуриев – шундыйлардан.
- Мин монда 10 яшьтән бирле һәр елны ял итәм. Лагерьда мин үземне төрле яктан ачам, - дип белдерде Айрат. - Беренче ел ял иткәндә, мәсәлән, футбол белән кызыксына башладым, бүген дә шөгыльләнәм. Кечкенәрәк чакта миңа аралашу, яшьтәшләрем белән уртак тел табу авыр бирелә иде. Ул проблема да лагерьда хәл ителде, монда минем дусларым күп.

Бәлигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина балаларның җәйге ялын оештыруда Татарстан Хакимиятенең өлеше турында сөйләде:
- Балаларыбызның җәйге ялы һәрвакыт Татарстан Президентының күз уңында. Быел да республика хисабына балаларга 16 000 юлнамә бүләк ителде. Билгеле, аларның бер өлеше әхлак юлыннан тайпылган яки гаилә хәле начар булган балаларга бүленде. Ләкин хокук бөтен кеше өчен дә бер булган кебек, профилактик чаралар да балалар өчен гомум. Ял сменаларында проблемалы балаларга берәү дә бармак төртеп «син шундый» дип күрсәтми, киресенчә, аларга да шундый ук шартлар, таләпләр куела. Яхшы мохиттә уңай үрнәк күрсәтү баланың кимчелекләрен ассызыклаудан күпкә яхшырак профилактика.

Үткәрелгән профилактик чараларга карамастан, республикада хокук бозу очраклары булмый калмаган. Операция барышында 249 бәлигъ булмаган баланың эше теркәлгән. Аерым алганда, Казан һәм Әлмәт шәһәрләре балаларын атарга була.
Бүген Интернеттагы анонимлык балаларда уйдырма җәзасызлык хисен уята. Кайберәүләр законсыз Интернет-магазиннарга мөстәкыйль рәвештә эшкә урнашып, акча эшләү ягын кулай күрә. «Яшүсмер» операциясе барышында шундый ысул белән наркотик сату очраклары булган. Башка хокук бозулар арасында иң күләмлеләреннән наркотиклар белән бәйлеләрен һәм акча яки кыйммәтле әйберләр урлау очракларын атыйлар. Яшел Үзәндә исә кыен хәлле гаиләдә анасының 12 яшьлек баласын һәрдаим кыйнавы ачыкланган. Барлык җинаять эшләре буенча материллар инде судта.

Балаларның дөрес юлдан тайпылуларында әйләнә-тирә мохит кенә гаепле түгел дип белдерә Эчке эшләр министрлыгының бәлигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре. Күп кенә эчке факторларның да йогынтысы зур. Балаларга ни яхшы һәм ни яман икәнен әүвәл, әлбәттә, әти-әниләре күрсәтергә, өйрәтергә тиеш. Тышкы хәвеф-хәтәрләрсез җәйне, куркынычсызлыкны исә республиканың «погонлы» абый-апалары тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә ала.
 
Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев