Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бездә бүген кунак бар

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Җиңү язы» бәйгесендә Казан кызы Ралинә Замдиханованың җиңү яулавын хәбәр иткән идек инде. Бүген ул әнисе белән «Сабантуй» журналы редакциясенә кунакка килде.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Җиңү язы» бәйгесендә Казан кызы Ралинә Замдиханованың җиңү яулавын хәбәр иткән идек инде. Бүген ул әнисе белән «Сабантуй» журналы редакциясенә кунакка килде. Журналыбызның баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова кунакларны күптән түгел генә ачылаган балалар студиясе белән таныштырды.

Ралинә Казанның 167нче мәктәбендә белем ала, “Сабантуй” журналы уздарган бәйгеләрдә катнашырга ярата. “Журналны көтеп алабыз. Андагы уеннарны бергәләп уйныйбыз”, – диде әнисе Гөлнара да.

Ралинә балалар иҗат үзәгенә йөри, рәсем ясау белән мавыга икән. “Бәйгедә җиңүемне белгәч, бик тә шатландым” – ди ул. Без дә шундый сәләтле, актив укучыларыбыз булуына куанабыз. Җиңүчебезгә алдан вәгъдә ителгән бүләгебез – “Монополия” өстәл уенын бик шатланып тапшырдык. Ралинәгә киләчәктә бары уңышлар телибез. Сез дә, безнең бәйгеләребездә катнашып, кызыклы бүләкләр отыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев