Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Президент телефонда уйный?!

"Шушында очрашырбыз!" - диде Президент.

Без бу көнне зур түземсезлек белән көттек! Бүген “Татмедиа” АҖ бинасының 9нчы катында яңа балалар студиясе ачылды! Беренче мастер-класс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте. Бу бүлмәдә киләчәктә балалар өчен остаханә, блогерлар мәктәбе эшләячәк, танылган шәхесләр белән очрашулар уздырылачак.

Әлегә илдә үзизоляция режимы булганлыктан, барлык чаралар да онлайн үткәрелә. Президент килгәндә балалар рәсем ясау буенча онлайн мастер-класста иде. Рөстәм Миңнехановны күргәч, сораулар яудыра башладылар. “Бу карантин кайчан бетә инде?!” – дип кызыксынды Туран. “Бетәр, бераз түзәргә кирәк. Менә шулай рәсемнәр ясагыз, өйдә шөгыльләнегез, урамга чыгып йөрмәгез”, - дип искәртте Президент.

Галия исә: “Рөстәм абый, Сез телефонда уйнарга яратасызмы?” – дип сорады. Республика җитәкчесе яшереп тормады: “Буш вакытым булганда, яратам. Менә, телефоным кесәмдә!” – дип елмайды.

Балалар кунакка йөрешүләрне сагынган, күрәсең, Президентны үзләренә чакыра башладылар. Ә ул нәниләргә: “Менә бу авыру беткәч, барыбыз да шушы бүлмәгә җыелырбыз, ярыймы”, - диде. Без барыбыз да бу көнне бик көтәбез! Әлегә булган мөмкинлекләрдән файдаланып, Интернет аша шөгыльләнәбез, аралашабыз, тәҗрибә туплыйбыз. Кыскасы, вакытыбызны файдалы үткәрергә тырышабыз. Сез дә безгә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев