Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләккә – 5 мең сум

8 яше тулмаган балаларга Яңа ел алдыннан 5әр мең сум акча бирәчәкләр.

8 яше тулмаган балаларга Яңа ел алдыннан 5әр мең сум акча бирәчәкләр. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин еллык пресс-конференция вакытында хәбәр итте. Әлеге бүләк 2012 елның 18 декабрендә һәм аннан соң туган балаларга каралган. “Путин акчаларын” моңа кадәр алган гаиләләргә гариза язып торырга кирәкми – Пенсия фонды акчаны элек бирелгән реквизитлар буенча күчерәчәк. Әгәр реквизитлар үзгәргән яисә гаиләдә 2020 елның 1 июленнән соң туган балалар бар икән, андый гаиләләр дәүләт хезмәтләре порталында гариза тутырырга тиеш. Сүз уңаеннан, Путинның чыгышыннан соң ике сәгать эчендә 100 меңнән артык шундый гариза кабул иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев