Бүлмә җыештыруны кызыклы шөгыль итәбез

Бүлмә җыюны авыр эш дип саныйсың икән, ялгышасың, дустым! Бу мәшәкатьне дә кызыклы итеп башкарырга мөмкин бит!
1. Син гаиләдә үзең генә булмасаң (энең,сеңелкәшең, абый,апаң бар очракта) үзара ярыш оештырырга була. "Кем беренчерәк?" кебек уенсыман башкарылган эш кызыклы үтә ул. Ахырдан, кечкенә генә "приз" да бирелсә, бигрәк тә.
2. Үзең яраткан дәртле, күңелле музыка куш. Бии-бии җыештыр.
3. Кирәк түгел әйберләрне юк ит. Икенче юлы җыештырган вакытта урын алып, комачаулап тормасыннар.
4. Вакытны дөрес бүл: бер бүлмә җыештыру өчен бер көн кирәкми бит инде!
5. Үзең эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрү ничек рәхәт ул. Яхшы эшләгән өчен үзеңне "мактап" алсаң да ярый.
6.Бүлмә җыештырыр өчен әти-әни кушуын көтмә. Үзең тотын! Шулай итеп ата-анаң да синең нинди мөстәкыйль булуыңны күреп шатланыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра «Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.
-
Агу ашамыйбызмы? Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
-
Күзеңә карыйм әле! Кешенең күзләренә карап, аның холык-сыйфатларын белергә була.