Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Блогерлыкны эшкә санамыйлар

Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.

14 июнь – Халыкара блогерлар көне

Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми. Ә менә 14 проценты, киресенчә, баланың теләге булган очракта, бу эштә аңа ярдәм итәчәген белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 13 проценты блогерлык эшен бер дә җитди булмаган хезмәт дип бәяләгән. Тагын шул кадәр үк респондент блогерларны әрәмтамаклар дип атаган.

Сораштыруда катнашучыларның күбесе, кеше блогны акча эшләү максатыннан алып бара, дигән фикердә. Ләкин блогерларга ышанучылар әллә ни күп түгел. Респондентларның 63 проценты аларны намуссыз дип уйлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев