Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәмгә әзерләнәбез - Балаларны яклау көне

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләрендә шушы...

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләрендә шушы теләкләрне җиткерә.
Тиздән булачак бәйрәм - Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен шигырьләр тәкъдим итәбез:
4-7 яшьлек балалар өчен шигырьләр:
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне
(Вәсимә Ураксина)
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне -
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
 
Яратам
(Шәйхи Маннур)
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Ник кирәк? (Хәкимҗан Халиков)
Ике күзем бар минем
Барын да күрер өчен,
Аякларым туктаусыз
Тып-тып йөгерер өчен.
Ә ике кул ник кирәк?..
Беләсезме ни өчен:
Әти белән әнием
Җитәкләп йөрсен өчен!
 
Минем бакчам
(Әминә Бикчәнтәева)
Иркен һәм матур да
Безнең Туган илебез.
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы җиребез.
 
Туган илнең улы мин
(Роберт Миңнуллин)
Бабайның да
Улы мин,
Әбинең дә
Улы мин,
Әтинең дә
Улы мин,
Әнинең дә
Улы мин,
Аларның уң кулы мин.
Бабай кебек
Булырмын,
Әби кебек
Булырмын,
Әти кебек
Булырмын,
Әни кебек
Булырмын,
Бернигә дә карамый.
Шулай булмый
Ярамый —
Соң бит инде
Олы мин,
Туган илнең
Улы мин!
 
Туган
(Вәсимә Хәйруллина)
Мин әниемнән туган,
Әни әбидән туган.
Шулай булгач, бу өйдә
Без барыбыз бертуган.
Бу өй — минем туган йорт,
Шушы нигездә үсәм.
Туган як чишмәсенең
Челтер суларын эчәм.
 
Бер гаилә
(Роберт Миңнуллин)
Барыбыз да бертуган без,
Бер гаилә – өебез!
Барыбыз да бертуган без,
Бер гаилә – илебез!
Бертуган без!
Бер гаилә
Булсын иде Җиребез!
 
Мин бәләкәй бит әле
(Әлфис Гаязов)
Әниемне бик яратам,
Яратам мин әтине.
Алар да, «алтыным» диеп,
Гел сөеп тора мине!
Бакчага барам ашыгып
Һәр көн саен мин иртән.
Ә аннан соң көн буена
Кайтыр сәгатьне көтәм.
Әкиятләр яратам мин –
«Су анасы», «Шүрәле»,
Ничек шулай булмасын ди,
Мин бәләкәй шул әле!
Ботка ашарга яратам,
Компотны да үз итәм,
Көндез йокламыйм, дисәм дә,
Ятам да йоклап китәм.
Әйтәләр миңа һәрвакыт:
«Син бәләкәй бит әле!»
Ашыкмагыз, мин дә-әү булып
Үсеп җитәрмен әле!
 
Ничек тизрәк үсәсе?
(Хәкимҗан Халиков)
Дәү буласы иде лә,
Ничек тизрәк үсәсе?
Моряк Илгиз абый күк,
Ничек дөнья гизәсе?
Тельняшка да бушлат та
Киеп карыйм өстемә.
Үзем һаман кечкенә,
Үсеп булмый һич кенә.
Белмим, әллә еларга,
Әллә инде көләргә.
Су да эчәм көн саен,
Су сипкәндә гөлләргә.
Яңгыр яуса, урамнан
Кайтып керәм кич кенә.
Үзем һаман кечкенә,
Файдасы юк һич кенә.
Апам кебек беркөнне,
Үзем җыйдым урынны.
Исе китте әнинең:
«Карагыз, − ди, − улымны,
Кайчан болай зур үскән,
Нәни иде кич кенә»,
Аңлый алмыйм һич кенә,
Мин бит буйга кечкенә...
 
7-10 яшьлек балалар өчен шигырьләр:
Кояшлы ил
(Әхмәт Рәшит)
Кояшлы ил - безнең ил,
Күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә Яз.
Сандугачлы урманы,
Ашлык тулы кырлары,
Бөтен җирдә яңгырый
Безнең бәхет җырлары.
Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да -
Безгә якын бары да...
 
Балачак турында җыр
(Хәй Вахит)
Алсу гөлләргә күмелгән
Безнең тирә-як.
Гүзәл гөлләрдән дә гүзәл
Безнең бала чак,
Безнең бала чак,
Без җырлаган дәртле җырлар
Истә калачак.
Дәртле җырлар төсле дәртле
Безнең бала чак,
Безнең бала чак,
Куанабыз матур-матур
Рәсем карасак,
Матур рәсемнәрдән матур
Безнең бала чак,
Безнең бала чак,
Безнең белән якты бер җыр
Яңрап барачак:
Илебезгә рәхмәт әйтә
Безнең бала чак,
Безнең бала чак.
 
Балдай татлы балачак
(Эльмира Шәрифуллина)
Балдан татлы бала чагым,
Күпме хисләрем синдә.
Күпме иркәләү, сөелү,
Күпме җылы кул иңдә.
Балдай татлы балачакта
Җир җиләкләре тәме.
Тәмле балачак күгендә
Киләчәк көннәр гаме!
 
Көләч шигырь
(Роберт Миңнуллин)
Кояш көлә,
Гел көлә!
Кояш көлгәч,
Көн көлә!
Көн көлгәчтен,
Гөл көлә!
Гөл көлгәчтен,
Кем көлә?
Гөл көлгәчтен,
Мин көләм!
Кояш көлә,
Мин көлгәч!
Шуңа да мин
Гел көләч!
 
Син — минем нәнием
(Эльмира Шәрифуллина)
Син — минем нәнием
Табигать җимеше.
Син — минем җирдәге
Йөрәгем тибеше.
Синдә ул кояшның
Яктысы, нурлары.
Син булсаң ямьләнә,
Яшәрә Җир шары.
Яңгырның шифасы,
Җылысы син, балам.
Син — минем нәнием,
Җиремә гомерлек
Җыр булып кил, балам.
Күлләрдәй серле ул
Күзләрең карасы.
Күзеңә төбәлгән
Туган ил карашы.
 
Иң матур сүз
(Нәкый Исәнбәт)
— Син яраткан иң матур сүз
Нинди сүз, әйт, бәбкәем?
— Иң назлы сүз, иң якын сүз,
ул матур сүз — әнкәем!
— Бар тагын бер иң матур сүз:
Һәрвакыт син әйткәнең.
Анысы нәрсә?
— Ул матур сүз,
ул якын сүз — әткәем!
— Үскәнем, йә инде син әйт!
— Иң матур сүз — Илкәем.
Анда мин, син — һәммәбез дә,
анда әткәй-әнкәем!
 
Җирдә миңа ни кирәк?
(Шәүкәт Галиев)
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Әти дә әни кирәк!
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай туган тел кирәк!
Әллүкиле көй кирәк!
Тукай туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге имин Җир кирәк!
 
Әни кирәк
(Роберт Миңнуллин)
Көннәр якты булсын өчен,
Әни кирәк!
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Әни кирәк!
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Әни кирәк!
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Безнең көннәр якты булу
Кирәк аңа!
Безнең йокы татлы булу
Кирәк аңа!
Җил-яңгырдан безне саклау
Кирәк аңа!
Усаллардан безне яклау
Кирәк аңа!
Безнең ашлар тәмле булу
Кирәк аңа!
Бөтен дөнья ямьле булу
Кирәк аңа!
Шуңа күрә
Ул бит Ана!
 
Дуслык җыры
(Лиана Әмирханова)
Кайларда яшәсә, торса да,
Бер уйда, теләктә балалар.
Бәхеткә юл ярып, дусларча,
Салават күпере салалар.
Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын.
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмайсын.
Әйдәгез, бергәләп,
Куллардан тотышыйк.
Җир шары — уртак йорт,
Шул йортта дус яшик.
Бу җирдә һәркемнең
Бәхеткә хакы бар.
Ятимлек күрмәсен
Дөньяда балалар.
 
10-14 яшьлек балалар өчен шигырьләр:
Балалар көне белән
(Наилә Аюпова)
Нинди бәхет җирдә сөеп яшәү,
Нинди бәхет сөеп, сөелү,
Хисләр өермәсе, буранында
Үз якының өчен көенү.
Куанычым, юанычым, диеп
Нинди бәхет сөю балаңны,
Нинди бәхет картлык көннәрендә
Тәрбияләү газиз анаңны.
Нинди бәхет − бар мәшәкатьләрем,
Яшәү чыганагым — балалар,
Балалардан гына җир яңара,
Нур, сафлыкка төренә далалар.
Балаларда, фәкать балаларда
Ышанычы туган илемнең,
Аңы, назы, нуры, ай, кояшы
Бар өмете дөнья, җиремнең.
 
Яратсын дисәң...
(Хәкимҗан Халиков)
Илгә үги булмыйм дисәң,
Яратсын дисәң халкың,
Ай булып та яктыра бел,
Кояш булып та балкы.
 
Балалар җыры бу
(Гәрәй Рәхим)
Уйнасын быргылар,
Тынмасын барабан.
Кушылсын бу җырга,
Җирдә бар балалар.
Әтиләр турында,
Әниләр турында,
Үзебез турында
Балалар җыры бу.
Җирнең чын уллары
Җыр белән көчлеләр.
Кушылсын бу җырга
Иң гади кешеләр.
Азатлык турында,
Тынычлык турында,
Чын дуслык турында
Балалар җыры бу.
Җырласын мәйданнар,
Җырласын зур дәрья.
Бүгенге шат җырга
Кушылсын бар дөнья.
Табигать турында,
Кешеләр турында,
Бар дөнья турында
Балалар җыры бу.
 
Үзебез дә гөлләр кебек
(Эльмира Шәрифуллина)
Гөлләремә сулар сибәм,
Сулышлары киңәйсен.
Якты көн, кояш алдында
Чәчәк атсын, ирәйсен.
Чәчәк атсыннар гөлләрем,
Ямь кертеп өебезгә.
Бербөтен гаилә булып
Яшәргә язсын безгә!
Чәчәк кебек якты булып
Ачылсын күңелебез.
Бер савытта үскән алсу
Гөл кебек һәрберебез.
 
Зәңгәр ил – балачак иле
(Рәдиф Гаташ)
Туган илем – илләр иле,
Туган җирем – җирләр җире, −
Бәхет җире, нур җире.
Мәңге яңгырар җыр иле,
Әйдә җырлыйк яңа бер җыр:
Илемдә бар иң матур ил,
Исеме – Балачак иле.
Ямьле Балачак иле,
Зәңгәр Балачак иле,
Аяз күгең, якты көнең, −
Кем генә белми сине?!
Җилләрнең иң-иң җылысы
Исә синдә, зәңгәр илем!
Гөлләрнең дә иң гүзәле
Үсә синдә, бәхет иле –
Хыяллар һәм чынлык җире!
Татулык, Дуслык, Туганлык,
Матурлык, Сафлык, Уңганлык –
Байрагыңда шулар синең,
Зәңгәр күкле Туган илем!
Серләр тулы – утрау түгел,
Әкиятләр күп – тормыш үзе,
Бакча кебек – төрле төсле
Матур ил – балачак иле!
Бу илдә үткән балачак
Җыр булып әйдәп барачак:
Ямьле Балачак иле,
Зәңгәр Балачак иле,
Аяз күгең, якты көнең, −
Кем генә белми сине?!
 
Нәни өйдә нәни җыр
(Гәрәй Рәхим)
Күтәрелеп карадым да
Мин дөньяның йөзенә,
Кызык кына бер нәтиҗә
Ясап куйдым үземә.
Дөнья йөзе бик зур икән,
Анда Ай бар, Кояш бар.
Уртасында минем Җирем –
Тулган алма, зур бер шар.
Шул шарның нәкъ уртасында
Туган ягым бар минем.
Шул илнең нәкъ уртасында
Туган өем бар минем.
Зур дөньяның йөзен шушы
Нәни өйдән күзәтәм.
Дөнья матурлыгын сезгә,
Кешеләргә күрсәтәм.
Дөньяга булган сөюем
Шушы нәни җыр булыр,
Дөньяның кыл уртасында
Язылды чөнки бу җыр.
 
Балаларның көлүе
(Роберт Миңнуллин)
Яңгыратып көлсәк бергә
Дөньяның бар балалалары,
Җир шатлыкка һәм бәхеткә
Күмелмичә калаламы?
Балаларның көлүләре
Тынычлыкның җыры сыман.
Ул көлүгә балачакның
Әллә күпме җыры сыйган!
Кирәк түгел тәрҗемәче –
Көлешәбез бер телдә без.
Бергә булсак, бердәм булсак,
Бирешмәбез беркемгә без!
Балаларның көлешкәнен
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Берчакта да тынмасын Җир!
Көлү безне дуслаштыра,
Көлү безне берләштерә,
Бәхетле дә, көчле дә без,
Бергәләшеп көлгәч кенә!
Ә балалар көлә икән
Илебездә, Җиребездә,
Димәк, Җир дә исән әле,
Имин, димәк, илебез дә!
 
Сабыйлар елы
(Равил Фәйзуллин)
Бик күп илләр сүз беркетеп,
бирешеп кулга кулны,
әйткәннәр: «Булсын шушы ел
Сабый балалар елы!»
«Сабый» дигәч, кем уйламас
әти-әни турында?
Шулай булгач, быелгы ел
ул – әниләр елы да!
Ул – әтиләр елы да!
Нинди генә чәчәкләр юк
балаларның кулында!
Шулай булгач, быелгы ел
ул – чәчәкләр елы да!
Чәчәкләргә кунып йөргән
күбәләкләр елы да!
... Сугышларның, кырышларның
Аркылы төш юлына!
Әйләнсен сабыйлар елы –
Дуслык, Бәхет елына!
Яңгырасын бар дөньяда
хөрлек, тынычлык җыры!
Быел балалар елы шул!
Быел сабыйлар елы!
 
Мин һәм балачак
(Роберт Миңнуллин)
Балачакны ташлап чыгып киттек,
Ерагая һаман арабыз.
Балачаклар кире кайтмас инде,
Ләкин без бит кайта алабыз.
Балачак ул - безнең ишек алды,
Капка төбе, урам чатлары,
Бабайларның әле исән чагы,
Әнкәйләрнең дә яшь чагы,
Балачак ул - безнең бишегебез,
Нигезебез, туган ягыбыз.
Әллә шуңа, олыгайган саен
Балачакка тарта җаныбыз.
Балачакның яшел урамнары
Безне сагынып каршы алачак.
Әгәр кайтмый калсак, беркайчан да
Гафу итмәс безне балачак!
 
Тынычлык маршы
(Роберт Миңнуллин)
Җирнең балачагы
Тынычлык Маршында,
Сугышлар чигенер
Балалар каршында.
Балалар – иң зур көч!
Балалар – киләчәк !
Балалар хакына тынычлык җиңәчәк!
Урамнан балалар
Ташкыны агыла
Туганлык иленә,
Тынычлык ягына!
Яшел шар тирбәлә
Берсенең кулында.
Шул шарга карыйм да,
Уйлыйм Җир турында.
Җир дә шул шар төсле –
Бик мөмкин шартларга...
Балалар чыкканнар
Җир шарын сакларга.
Алар да беләләр
Тынычлык бәясен –
Җир кояш тирәли
Туктаусыз әйләнсен!
Ә алар – бер сафта,
Янәшә баралар.
Тынычлык хакына
Көрәшә балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев