Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ЧЫН ИР-АТЛАРНЫ НИЧЕК ТӘРБИЯЛИЛӘР?

Чын егет нишли белергә тиеш? Туп тибәргә? Турникта күтәрелергә? Шахмат уйнарга? Бәлки, барысы да бергәдер? "Батырлык көне"ндә шуңа өстәп артист булырга өйрәттеләр! Катнашучылар уңышлары, көн программа...

Чын егет нишли белергә тиеш? Туп тибәргә? Турникта күтәрелергә? Шахмат уйнарга? Бәлки, барысы да бергәдер? "Батырлык көне"ндә шуңа өстәп артист булырга өйрәттеләр! Катнашучылар уңышлары, көн программасы һәм кызыклы мизгелләре - 9 кыска фактта.


#1 Очрашу урынын үзгәртеп булмый. Катнашучылар 22 нче сентябрь көнне сәгать 10га Казанның Урицкий исемендәге паркына килде.


#2 Чын ир-ат кайчан уңышка ирешә? – дип  башлады чараның алып баручысы Тимур Перцев. Нәтиҗәгә килдек: командада эшли алган кеше җиңүче була. Шулай итеп, яшүсмерләр дүрт төркемгә бүленде: "Анаконда", "Гризли", "Росомаха" һәм "Беркут". Кулларына команда имзасы куйдылар.


#3 Серле РБМ хәрефләре. Алар бөтен җирдә. Ул "Рожденный быть мужчиной" дигәнне аңлата икән. "Батырлык көнен" оештырган төркемнең берсе ул.


#4 Катнашучыларның күпчелеге - әти-әнисе булмаган, тәртипсез, күп балалы гаиләләрдән булган яшүсмерләр. Яшь баһадирлар үзләре генә түгел. Аларга кадет мәктәпләре укучылары, инструкторлар  укытучылар һәм волонтерлар таяныч булды.






#5 Рәсми ачылу. Сүз бизнесмен Алмаз Төхвәтуллинга бирелде. "Десантниклар берлеге, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, диңгез пехотасы, Халык дружинасы сездә ихтирам уятсын иде. Сезнең яныгызда торган ир-атлар белән илһамланыгыз", – диде ул киләчәк буынга.


#6 Блог төшерергә, противогаз кияргә, ук атарга, Калашников автоматын җыярга. Биремнәр төрле, әмма иң җиңеле - 120 нче мәктәп укучысы Илья Сазонов сүзләре буенча - футбол һәм баскетбол уеннары.


#7 Иң авыр бирем. Ул – актерлык осталыгы. Командаларга җәмгыять өчен әһәмиятле булган театраль тамаша ясарга кирәк иде. Егетләр бу операцияне дә ерып чыкты! "Анаконда"ның "Шырпы – уенчык түгел" күренеше алкышларга күмелде.




#8 "Кем җиңәр инде?" дигән сорау белән борчылып типкән йөрәкләр тынды: "Гризли" җиңде! Алар бүләккә лазертаг отты.


#9 ТР Антитеррористик комиссиясенең башлыгы Илдар Зарипов сүзләре күңелгә уелып калды. "Чын ир-атлар ни өчен кирәк соң? Үз илеңне, үз туганнарыңны саклар өчен. Өченче сентябрьдә Бесланда булган террорны искә төшердек. Әгәр без шул чакта көчле булсак, фаҗига булмас иде. Әгәр без хәзер батыр булсак, андый чаклар бөтенләй булмаячак. Барыгызга да җиңү телим. Иң беренче чиратта – үзегезне".





Резидә ӘЛМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев