Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыршы бәйрәме булмаячак

2021 елның 1 гыйнварына кадәр барлык белем бирү оешмаларында күмәк бәйрәмнәр уздыру тыела.

2021 елның 1 гыйнварына кадәр барлык белем бирү оешмаларында күмәк бәйрәмнәр уздыру тыела. Роспотребнадзор, коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, шундый таләп куйды. Шундый ук кагыйдә өстәмә белем бирү оешмаларына, сәүдә үзәкләрендәге уен бүлмәләренә, сәламәтләндерү лагерьларына, аэропортларга һәм спорт оешмаларына да кагыла. Җәйге лагерьларда балаларны урамда гына бергә җыярга ярый. Анда да төрле отрядлар кушылмаска тиеш.

Моннан тыш, балалар белән эшләүче оешмалар һәр көнне тән температурасын үлчәп, әлеге мәгълүматны махсус журналга теркәп барырга тиеш. Мәктәптә укучылар бер генә кабинетта белем алачак, балалар бакчаларында һәркем үз төркемендә генә утырачак. Тәрбиячеләр уенчыкларны көн саен дезинфекцияләргә тиеш. Уку йортларына керү юлында, ашханә һәм бәдрәф янында антисептиклар торачак. Әлеге чаралар коронавирус инфекциясе таралуны киметер, дип ышана белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев