Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыршы бәйрәменә 8 меңнән артык бала чакырылган

25 декабрьдә Казандагы “Татнефть Арена” боз сараенда республикакүләм Чыршы бәйрәме уза.

25 декабрьдә Казандагы “Татнефть Арена” боз сараенда республикакүләм Чыршы бәйрәме уза. Бәйрәмдә Татарстанның төрле районнарыннан 8 меңнән артык бала катнашачак. Алар – укуда, спортта, иҗатта зур уңышларга ирешкән балалар. Әлеге чарага авыр хәлдә калганнар, ятимнәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар да чакырулы. Бәйрәмдә «Dabro» төркеме чыгыш ясаячак, балаларга әкият күрсәтәчәкләр һәм тәмле күчтәнәчләр тапшырачаклар. Чыршы бәйрәме өч сменада үтәчәк. Оештыручылар барлык иминлек кагыйдәләрен сакларга сүз бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев