Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Директорлар азрак түләячәк

Авыл җирендә яшәүче мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарларына торак, җылылык һәм ут өчен түләүләрне киметергә җыеналар.

Авыл җирендә яшәүче мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарларына торак, җылылык һәм ут өчен түләүләрне киметергә җыеналар. Татарстан Дәүләт Советында шундый тәкъдим керткәннәр. Моңа кадәр закон буенча авыл җирендә яшәүче педагогларның гына чыгымнарын компенсацияләү каралган иде. Хәзер мондый хокукны җитәкчеләргә дә бирергә уйлыйлар. Компенсациянең күләме һәм алу шартларын республиканың Министрлар Кабинеты билгеләячәк. Аны 431 сум 40 тиен күләменнән исәпләгәндә, директорлар һәм аларның урынбасарлары өчен ай саен бюджеттан 927 мең 941 сум 10 тиен бүлеп бирергә кирәк, дип исәпләп чыгарганнар Мәгариф һәм фән министрлыгында. Елына исә 11 миллион 135 мең сумнан артык акча кирәк булачак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев