Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дмитрий Туманов: «Созвездие-Йолдызлык» – халыкның бар көчен, сәләтен саклаган зур сандык»

18 март көнне Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йорты сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең 7 нче зона этабы гала-концерты булды.

 

18 март көнне Биектау районының Шәпше авылы мәдәният йорты сәхнәсендә «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең 7 нче зона этабы гала-концерты булды. Өч көн дәвамында Арча, Теләче, Саба, Әтнә, Балтач, Биектау һәм Кукмара муниципаль районнарыннан меңнән артык конкурсант көч сынашты. Конкурс 1990 еллар азагыннан бирле үткәрелә һәм 5 яшьтән 18 яшькә кадәр яшь артистларны берләштерә.

Концерт башланыр алдыннан фойе «умарта кортыдай» иде: анда җырлыйлар, монда күнегүләр ясыйлар, ә менә бу залда бииләр. Кемдер йөгерә, костюмнар эзли, әниләре кызларының чәчләрен үрә, балалар борчылмас өчен, төрле уеннар уйныйлар, шулай ук бер-берсенә ярдәм дә итәләр.

Теләче районыннан килгән «Карамельки» һәм «Чулпан» бию коллективлары җитәкчесе Зәринә Әхмәтова безгә уңышлы чыгыш ясауның серләре турында сөйләде. «Идеаль чыгыш ясауның сере күп санлы әзерлекләрдән һәм балаларның теләкләреннән тора. Без «Йолдызлык»ка ел буе диярлек әзерләндек һәм күп көч салдык, җитәкче буларак һәр баланың үз потенциалын ача алуы һәм аның нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтү мөһим. Төркемнең «Карамельки» дип аталуының сере гади: балалар миңа шундый «татлы» яшьтә килделәр. Кечкенә, кызыксынучан, "тәмле", чын кәнфитләр инде. Икенче коллектив «Чулпан», ягъни таң йолдызы исемен йөртә. Коллективта – кызлар-йолдызлар».

Шулай үк без Әтнә районыннан катнашучы Айзат Һидиятуллин белән дә аралаштык. Ул фестивальдә инде 11 ел катнаша икән. Элек биюче булырак чыгыш ясаса, бу юлы – конферансье. «Сәхнәгә чыгу мине куркыта, ләкин бу курку миңа ниндидер көч өстәгәндәй була. Бу елларда мин бик күп дуслар таптым. Үзара көч сынашу булса да, без әле дә дуслар булып калабыз,  һәрдаим бер-беребез белән аралашып торабыз», - ди Айзат.

«Созвездие-Йолдызлык»ның генераль продюсеры Дмитрий Туманов сөйләвенчә, әлеге фестиваль – халыкның бар көчен, сәләтен саклаган зур сандык. "Бу бәйге ярдәмендә без балаларга һәм яшьләргә онытылмаслык мизгелләр, мөмкинлекләр бүләк итәбез", – ди ул.

Концерт башлануга, залның диварлары аша да балаларның дулкынланулары сизелә иде. Гала-концертны «Выше радуги» жыр-бию ансамбле «Гүзәл җирем» җыры белән ачты. Сәхнәгә Биектау районының башлыгы Калимуллин Рөстәм Галиулла улы сәлам сүзе белән чыкты.

«Созвездие-Йолдызлык» – ул яшьләр өчен иң кирәкле һәм иң кызыклы проект. Әлеге концертта чыгыш ясаучы 1400 катнашучының 340ы – Биектау районыннан. Бу «мәктәп» аша үткән бөек артистлар, атаклы кешеләр зур уңышларга ирештеләр. Конкурска балалар ел буе әзерләнделәр, дөрестән дә, без гади чыгышларны гына түгел, ә бик күп сәгатьләр буе әзерләнгән номерларның нәтиҗәсен күрәбез.

Зона этабы җиңүчеләре 17-22 апрельдә Казанның «Уникс» концертлар залында узачак суперфиналда катнашачак. Димәк, алда безне тагын да сокландыргыч тамаша көтә!

Зөлфия Низамова

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев