Дөньяның 7 могҗизасы

Дөньяда могҗизалар бик күп.Алар турында күп китаплар, журналлар, фильмнар дөнья күргән. Бүген без шуларның кешелек дөньясы тарафыннан иң-иң дип танылганнарына гына тукталырбыз.
 

Борынгы греклар дөньяда 7 могҗиза бар дип санаганнар. Менә алар: Хеопс пирамидалары, Семирамида бакчалары, Олимпиядәге Зевс статуясы, Артемида храмы, Галикарнас мавзолее, Александрия маягы һәм Колосс Родосский.



  1. Хеопс пирамидалары”


Бу корылма- Мисыр пирамидалары арасында иң биеге.  Хеопс ил белән б.э.к.  2551 елдан 2528 нче елга  кадәр идарә итә. Хеопс патша өчен төзеләчәк пирамида дөньяда иң зурысы булырга тиеш , дип карар кылына. Зур корылма убылып җир астына төшеп китмәсен өчен аны ташлы чүлдә төзергә уйлыйлар. Пирамиданы төзү  өчен әзерлек эшләре генә дә 10 елга сузыла.


2. "Семирамида бакчалары”


Бик борынгы заманнарда, б.э.к. 605-562 елларда, Вавилонда Навуходо-носар Икенче хакимлек итә. Ул сугышлар яклы булмый, ләкин үз дәүләтенең чикләрен саклар өчен аңа сугышлар алып барырга туры килә.Навуходоносарның хатыны Семирамида Фарсыдан килгән була. Аңа Вавилонда  күңелсез була, Фарсыдагы күләгәле бакчаларны,урманнарны сагына гүзәл зат. Һәм  менә ире аның өчен дөньяда юк нәрсә- җир белән күк арасында асылмалы җәннәт бакчасы төзергә уйлый! Әлеге бакча өскә таба баскыч кебек менүче 7 террасадан тора. Террасаларга туфрак кайтартыла, үсемлекләр утыртыла. Су өскә каналлар , трубалар аша менә, кечкенә чылтыравык гөрләвекләр барлыкка килә, агачларга кунып кошлар сайрый. Семирамида бу бакчаны бик ярата, аның күңел төшенкелеге юкка чыга, ул үзен бик бәхетле хис итә. XIX г. ахырында,инглиз археологы Роберт Кольдевео әлеге террасаларны казып, дөрестән дә күп гасырлар элек монда бакча булуын исбат итә.


3. Зевс статуясы”


Дөньяның өченче могҗизасы Грециянең Олимпия шәһәрендә. Аны грек скульпторы Фиди иҗат итә. Зевс - грекларның төп алласы. Ул хатыны һәм  балалары белән биек Олимп тавы башында “яши". Тауның итәгендә кешеләр Олимпия шәһәре төзил, шунда спорт ярышлары уздыра. Уеннарда төрле ил халыклары катнаша, кораллы кешеләрне шәһәргә кертмиләр. Б.э.к. V г.да мондый карар чыгарыла: Зевс ярышларны тау башыннан гына күзәтеп утырмасын, безнең янга төшсен. Шәһәр халкы шәһәр уртасындагы мәйданда Зевс хөрмәтенә гыйбадәтханә төзи. Аныңозынлыгы 64 м. булса,киңлеге 28 м.га җитә, ә эчендә Зевс статуясы урнаштырыла. 700 ел буе статуя әйбәт кенә саклана, ләкин б.э. II гасырында көчле җир тетрәү статуяга зыян сала.


4 .Артемида храмы”


 Артемида аучылык алласы була. Аңа бигрәк тә Кече Азия халкы табына .Кече Азиянең иң матур шәһәрләреннән берсе Эфес шәһәре була. Берзаман җирле халык бергә җыела да, Артемида өчен гыйбадәтханә төзергә кирәк, дигән карарга килә. Аныңдиварларынһәм колонналарын мәрмәрдән эшләргә уйлыйлар. Ләкин аны кайдан алырга соң? Кешеләр Эфеста мәрмәр юк, дип уйлый.  Шул мизгелдә бер хәл була:кешеләрнең күзе кыяга якын гына сөзешкән 2 бәрәнгә төшә.Бәрәннәр ду китереп сөзешәләр, шунда берсе мөгезе белән таш кыяга барып бәрелмәсенме! Кыядан бер кисәк таш кителеп төшә: үзе матур,шикәр кебек ап-ак.Чынбарлыкта әлеге таш мәрмәр булып чыга. Эфес кешеләре зур шатлык хисе кичерә, чөнки бина өчен кирәкле таш үзләрендә дә бар икән бит!Ау алласы Артемида өчен төзелгән гыйбадәтханә 1000 ел тора. Ләкин Герострат исемле кеше,исемен тарихка кертеп калдыру максатыннан, Артемида храмына ут төртә, шунлыктан бинаның агач өлешләре янып бетә.


5.”Мавзол патша дөрбәсе” (Галикарнас мавзолее)


Кече Азиядә Кария исемле ил була. Аның башкаласы - Галикарнас. Дәүләтнең патшасы Мавзол батыр, хаклык яклы кеше була. Ул илен дошманнардан уяу саклый. Патша кисәк кенә вафат булгач, аның хатыны Артемисия, кайгыдан, үз-үзенә кул салырга карар кыла. Аны акыллы киңәшчесе генә туктатып кала:”Син дә үлсәң, Галикарнас дошман кулына калачак,кешеләре үтереләчәк,”-ди ул.   Артемисия Мавзол патшаның гәүдәсен яндырырга боера,көлен исә шәраб белән эчеп җибәрә.”Хәзер Мавзол минем тәнемдә яши,ул мин булып сезне дошманнардан саклаячак”,-ди ул халыкка, сугыш кырына чыгып китәр алдыннан. Ә киңәшчесенә,үзе һәм ире өчен дөрбә төзергә кушып калдыра. Ике ел сугыш кырында йөреп, Артемида туган иленә әйләнеп кайтканда, вәгъдә ителгән мавзолей инде төзелгән була. Аның биек түбәсенең башында 4 ат була, ә атлар белән Мавзол һәм Артемида идарә итә. Артемида шатлыгыннан кычкырып җибәрә һәм ... үлә.Аны яңа гына төзелгән мавзолейга җирлиләр.


6.”Александрия маягы”


Бөек полководец Александр Македонский күп илләрне басып ала, һәр яңа җирдә яңа шәһәргә нигез салдыра торган була. Бу шәһәрләр арасында иң данлыклысы - Александрия шәһәре. Әлеге шәһәрдә полководец дөньядагы иң биек маякны төзетә. Аның уты бик ерактан күренеп, юл күрсәтеп торырга тиеш була. Маякның биеклеге 130 м. Мондый маяк әле бер җирдә дә булмый, аны дөньяның 6 нчы могҗизасы дип таныйлар. Ләкин полководец үзе маяк белән хозурлана алмый кала: маякны төзеп бетерергә 23 ел кала үлеп китә. Мең ел торганнан соң, 796 нчы елда, көчле җир тетрәү вакытында маяк җимерелә.  XV гасырда мисыр султаны Кайт-бей маяк урынында дошманнардан саклый торган ныгытма төзетә. Ул әле дә Фарос утравы янында тора.


7 .”Колосс Родосский”


Урта диңгездә кечерәк кенә Родос утравы бар. Б.э.к. 305 елда утрауга Кече Азиядән Демитрий патша килә. Аның максаты - әлеге утрауны үз биләмәләренә кушу була. Родос халкы моны теләми. Алар фикеренчә, утрау Кояш алласы Гелиос тарафыннан су төбеннән тартып чыгарылган була. Менә хәзер дә алар ярдәм сорап Гелиоска мөрәҗәгать итә. Ярдәм итсә, аның өчен дөньяда тиңе булмаган статуя төзергә вәгъдә бирәләр. Деметрий утрауны ала алмый. Утрау халкы үзләрен Гелиос саклап калуга ышана. Алар скульптор Хареска Гелиосның 24 метр биеклектәге сынын эшләргә кушалар. Харес эшен 12 елдан соң тәмамлый. Скульптураны Колосс Родосский дип атыйлар. Тик бу "баһадир" 70 ел гына тора. Ул көчле җир тетрәү вакытында җимерелә.


  sem-tchudes-drevnego-mira



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
    2485
    0
    1