Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Эш батыры – ил батыры» бәйгесе җиңүчеләрен котладык

Игенчеләр сараенда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган «Эш батыры – ил батыры» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү чарасы үтте.

Конкурс ике номинациядә узды. Шартлары буенча укучылар авыл кешеләренең хезмәт батырлыклары турында инша, шигырь язарга, видеоролик төшерергә тиеш иделәр. Конкурска республикабызның барлык почмакларыннан кырыкка якын эш килде. Катнашучыларның географиясе киң: Актаныш, Азнакай, Арча, Кукмара, Балтач, Чүпрәле, Әгерҗе, Азнакай,  Чаллы, Алабуга, Саба, Яшел Үзән районнарыннан алып Казанга кадәр.

Җиңүчеләр һәм аларның әти-әниләре, конкурска әзерләгән укытучылары Игенчеләр сараенда урнашкан авыл хуҗалыгы тарихы музее белән таныштылар. Музей директоры Наил Сабиров балаларга республиканың бүгенге агросәнәгать комплексының оешу этаплары турында сөйләде.

Бүләкләү тантанасында, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов: «Нәкъ менә авыл халкының авыр, шул  ук  вакытта  бик җаваплы хезмәте нәтиҗәсендә безнең өстәлләрдә һәрвакыт икмәк, сөт, яшелчәләр бар. Бәлки, сезнең арагызда да үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә теләүчеләр бардыр. Һәрберегезне чын күңелдән котлыйм һәм алга таба  җиңүләр телим», – дип матур теләкләрен җиткереп, авыл хуҗалыгы – республикабызның динамик үсештәге   тармагы, икәнен ассызыклады.

«Безнең максат гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән һәм эшләүче кешеләрнең хезмәтен күрсәтү иде. Бүгенге балалар ипине курьер алып килә дип уйлый, икмәкнең ничек барлыкка килүен белмиләр. Балаларның эшләре бик көчле иде, без – журналистлар үзебез өчен дә яңалыклар ачтык. Бу балалар, бәлки, авыл хуҗалыгы хезмәткәре булып китәр, чөнки язмаларында әтисе яки бабасы эшен дәвам итү теләген җиткерүчеләр булды» , – диде журналның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

Конкурс йомгаклары буенча һәр номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Шулай ук «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан ике балага  кызыксындыру призлары  бирелде.

Иң ерак районнарның берсе Азнакайдан җиңү яулаган Нияз Фәртдинов үзенең дәү әтисе Хатыйп абый белән килгән иде. Язма эшендә дә Нияз бабасының хезмәте турында язган. Ул гомер буе авыл хуҗалыгында хезмәт куйган кеше.

«Хәзер бабама 76 яшь. Ул – Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Азнакай районының почетлы гражданины,  бик күп мактау кәгазьләре иясе. Аның турында бик күп гәҗитләрдә басмалар язылды, телеведениягә тапшырулар төшерделәр. Менә инде 3 ел бабам лаеклы ялда. Тик шулайда урып-җыю чоры башланса, киңәш сорап тирә-юньнән бик күп киләләр. Бабамның хезмәт тәҗрибәсе бүгенге көндә бик күпләргә файда бирә.

Мин бик нык горурланам бабам белән. Аңа сәламәтлек һәм озын, тыныч гомер телим. Үземнең тормыш юлымда аны үрнәк итеп куям!» – ди Нияз үзенең иншасында.

         Арча районы Түбән аты мәктәбе укучылары «Сабантуй» журналы үткәргән бер бәйгене дә читләп үтмиләр. Бу юлы да 8 укучы эшләрен юллаган. Икесе җиңүгә лаеклы булды.

         Барлык җиңүчеләрне дә котлыйбыз. Укучыларны бәйгеләрдә катнашырга кызыксындыру уяткан укытучыларга, әит-әниләргә рәхмәтебезне җиткерәбез.      

БӘЙРӘМНЕ ОЕШТЫРУДА ЯРДӘМ КҮРСӘТКӘН ТАТАРСТАННЫҢ ПРЕМЬЕР-МИНИСТРЫ УРЫНБАСАРЫ, ТР АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

ҺӘМ АЗЫК-ТӨЛЕК МИНИСТРЫ – МАРАТ АЗАТ УЛЫ ҖӘББАРОВКА РӘХМӘТЕБЕЗНЕ юллыйбыз!

Фотолар https://tatar-inform.tatar/ сайтыннан

 

 

        

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев