Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Эш — эш белән, ә ял — гаилә белән!

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тыгыз графигы турында сөйләп торырга кирәкмидер: инстаграм сөючеләр аның, бик иртә эш урынына килеп, "Хәерле иртә!" теләгәнен белә.Эш командировкаларынна...

Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның тыгыз графигы турында сөйләп торырга кирәкмидер: инстаграм сөючеләр аның, бик иртә эш урынына килеп, "Хәерле иртә!" теләгәнен белә.
Эш командировкаларыннан, республикабызның төрле объектларыннан фотосурәтләрне урнаштырып барырга өлгерә ул. Ә бәйрәмнәрне исә гел дә аның үзе янына утырып карагандай буласың.
Әлеге дә баягы инстаграмнан күренгәнчә, ничек кенә булмасын, Рөстәм Нургалиевичның тормышында төп урынны гаиләсе алып тора. "Илдә тәртип үз өеңнән башлана" диләр бит, күрәсең, Президентыбыз шушы гыйбарәгә нигезләнә. Аның улы, әнисе белән фотосурәтләре һәр кешенең күңеленә дә хуш килә.
Гаиләләребездәге җылылыкны саклыйк, дуслар!

Балыкта.



"Улым Искәндәр белән Республика чыршы бәйрәмендә!"

"Әниләр көне белән!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев