Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Эстрада йолдызлары чыгарылыш кичәләренә әзерләнә

Айгөл Бариева нәрсә өчен борчылган?Наил Табанаков нәрсә яшерә?Фәнис Җиһанша ишек янында торучы Люция апа алдында да баш ия Кичә Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Һәр кеше тормышында бул...

Айгөл Бариева нәрсә өчен борчылган?
Наил Табанаков нәрсә яшерә?
Фәнис Җиһанша ишек янында торучы Люция апа алдында да баш ия
 
Кичә Казан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Һәр кеше тормышында була торган дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта куанычлы вакыйга бу. Кичә генә мәктәп укучылары булган егет-кызлар өчен олы тормыш юлы башланып китә.
Танылган артистлар, алып баручылар өчен дә бик истәлекле көннәр. Әйдәгез, күз салыйк әле, кемнәрнең уллары-кызлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады микән?!

Җырчы Айгөл Бариеваның кызы Айлина 11нче сыйныфны тәмамлады. Кызганыч, бу истәлекле көндә әнисе генә янәшәсендә була алмады.



–Монреаль (Канада) белән Парижда (Франция) татарлар Сабантуй оештыра. Мин җырчы буларак шунда катнашам. Башта кызымның соңгы кыңгыравында катнаша алмавыма бик борчылдым. Ләкин нишләтәсең бит, эшебез шул. Еракта булсам да, күңелем белән кызым янында булдым. Үземнең дә соңгы кыңгырау бәйрәме искә төште... Вакыт бигрәк тиз уза. Әле дә кызымның 11не бетерүенә ышанып бетә алмыйм.




Җырчы Наил Табанаковлар гаиләсендә бу көннәр, гомумән, гел истәлекле вакыйгалардан тора.



–20 май көнне кызыбыз Наиләгә 18 яшь тулды. Кичә бөтен гаиләбез белән аның соңгы кыңгырау бәйрәменә бардык. Хатыным белән кечкенә кызымның күңелләре нечкәрүен күргәч, тыелып кала алмадым, үземнең дә күздән яшьләр тәгәрәде. Бүген менә кызыбыз белән машина йөртү таныклыгы алырга барабыз. Үземне мактарга яратмасам да, кызымны мактарга була. Булдыра, тырыша! Кайсы һөнәр иясе булырга теләвен әлегә әйтмим. Тумаган тайның билен сындырып булмый. Алда зур сынаулар – имтиханнар көтә бит. Барысы да яхшы булыр ди ышанам!



Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин да улы Даниялны олы тормыш юлына озата.



–Улымның үскәнен сизми дә калдым. Улым мактанырга яратмый. Миңа да рөхсәт бирми, – ди әти кеше.




Ләкин безгә шунысы мәгълүм, берничә ай элек Даниял Президетыбызга үзе әзерләгән “TatarTravel” исемле проектын тәкъдим иткән иде. Рөстәм Миңнехановка ул бик ошаган. Әлеге проектны тормышка ашырыр өчен ярдәм итәргә сүз биргән хәтта.

Камал театры артисты Фәнис Җиһаншаның улы Габдулла өчен дә мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлады.



– Улым 2нче татар гимназиясен тәмамлады. Әле кайчан гына букчасын асып, беренче сыйныфка киткән иде. Инде бер дистә гомер узып та киткән. Җитәкчеләре Камәрия Зиннуровага һәм барлык укытучылар коллективына, ишек янында торучы Люция ханымга да зур хезмәтләре алдында баш иям һәм рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык әти-әниләрне моңсу да, шул ук вакытта куанычлы да вакыйга уңаеннан чын күңелемнән котлыйм. Ә балаларыбызга бу тормышта үз сукмакларын табуын, кыйблаларын дөрес сайлауын теләп калам.




“Болгар” радиосы алып баручысы Айгөл Хәйруллина өчен дә дулкынландыргыч мизгелләр якынлашты. Улы Булат мәктәпне тәмамлый.



–Шатланырга да еларга да белмим. Хәтта минем кебек күп сөйләүче кеше дә сүзсез бүген. Без - чыгарылыш, ышанып та булмый, – ди ул.




“ТНВ” алып баручылар Гөлназ белән Данил Гыйниятовларның уллары Айзат та 11нче сыйныфны тәмамлады.



Җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың энесе Эмиль да олы тормыш юлына аяк басарга әзерләнә.



 
Без исә үз чиратыбызда чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы гына тапшыруларын, киләчәк тормышларының якты, матур булуын теләп калабыз. Ак юллар сезгә!
 
Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев