Фаҗига: ике сабыйны эссе суккан. Якыннарыгызны саклагыз!

Ростовта кичә фаҗига булган. 1 һәм 2 яшьлек ике сабыйны әти-әнисе 11 яшьлек олы кызларына калдырып, эшләре буенча киткәннәр. Олы кыз йоклап киткәч, кечкенәләре ишек алдында торган машинага чыгып утырганнар. Әллә ишек бикләнгән, әллә ача алмаганнар, бу ике баланы эссе суккан. Тончыккан балаларны кич кенә табып алалар. Аларны коткарырга соң була инде. Ростовта кояш нык кыздырган көннәр. Россиянең башка шәһәрләрендә дә шундый ук һава торышы. Кызу көннәр әле дәвам итәчәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклый күрегез!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«ТАТМЕДИА» династияләре» күргәзмәсе – Казан университетында Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Казан федераль университетында “Татмедиа” династияләре” күргәзмәсе тәкъдим ителде.
-
1945 елгы парад нинди булган? 1945 елның 4 маенда, Берлиндагы немец гарнизоны капитуляциясеннән соң, совет солдатлары һәм офицерлары, матур итеп тезелеп, Бранденбург капкасы һәм Рейхстаг яныннан үтәләр.
-
Җиңүчеләр 1941 елның 22 нче июне... Бу – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Дәһшәтле сугыш 1418 тәүлек дәвам итә. Җиңүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Сугышчыларга балалар да, хәтта хайваннар да ярдәмгә килә!