Финдляндиядә белем алу җиңеләяме?

Финдляндиядәге белем алу системасы иң яхшылардан санала. Ул мәгариф системасын бәяләү буенча рейтингта абруйлылар унлыгына керә. Әмма җирле хакимият тик ятмый: алар уку-укытуны төптән үзгәртергә җыена!
Түрәләр физика, математика, әдәбият, география һәм тарих фәннәрен бетерү яклы икән. Хельсинки мәгариф департаменты башлыгы Марьо Киллонен әйтүченчә, замана таләпләренә туры китерерлек система булдырырга кирәк. Аерым фәннәр урынына укучылар вакыйгаларны һәм күренешләрне дисциплинаара форматта өйрәнергә тиеш булачак. Мәсәлән, Икенче бөтендөнья сугышын алар тарих, география һәм математика күзлегеннән чыгып бәялиячәк.
Әлеге система өлкән сыйныф укучылары өчен.
Традицион "укытучы-укучы" форматы да юкка чыгачак. Моның урынына укучылар кечкенә группаларга бүленеп дискуссияләр оештырачак һәм проблемаларны тикшерәчәк.
Чыганак: "Adme.ru" сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне
-
Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме? Бу сорау бүген бик күп әти-әниләрне кызыксындыра.