Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Фирдус Тямаев: “Улым белән охшаганмы без?”

Фирдус Тямаевның инстаграмында еш кына улы Раянны да күрергә мөмкин. Ул әтисенә охшаганмы? Ә Гүзәл Идрисованың иң зур байлыгы нинди? 4 яшь чагында ук әти-әнисеннән туган көненә сейф сорап алган баланы...

Фирдус Тямаевның инстаграмында еш кына улы Раянны да күрергә мөмкин. Ул әтисенә охшаганмы? Ә Гүзәл Идрисованың иң зур байлыгы нинди? 4 яшь чагында ук әти-әнисеннән туган көненә сейф сорап алган баланы кайсы йолдызныкы икәнен беләсезме? Бу сорауларга җавапны "Инстамизгел" сәхифәсеннән табарга була.


Популяр җырчы Фирдус Тямаевны олылар гына түгел, балалар да үз итә. Моны аның концертларында гына түгел, инстаграмында да күрергә мөмкин. Җырчы берничә тапкыр Саратовта яшәүче Камилә исемле кечкенә кызның елый-елый аны үзе янына чакырган видеосын урнаштырды. Соңыннан шушы шәһәргә баргач, ничек итеп кызчык белән сәхнә артында күрешүләрен, бергәләп, сәхнәдә чыгыш ясауларын да интернетка куярга онытмады. Кыз бик бәхетле иде. Фирдуснең инстаграмында еш кына улы Раянны да күрергә мөмкин. “Улым белән охшаганмы без?” – дип, менә шундый фото куйган. Охшаган, ә!

 


Җырчы Гүзәл Идрисова уллары белән горурлана: “Минем җимешләрем. Олысы Камил футбол белән шөгыльләнә. Уртанчыбыз Рамил 4 яшен тутыргач йөри башлаячак. Кечкенәсе Марсель әлегә кая алып баралар – шунда бик шатланып бара. Балалар – иң зур байлык. Сәламәт, бәхетле булсыннар”, – ди әни кеше.



“ТНВ” каналында эшләүче Миләүшә Сибгатуллинаның олы улы Кәрим – 6нчы, кечкенәсе Хәким 2нче сыйныфта укый. Олыларның: “Үскәч кем буласың?” – дигән сорауларына Хәким: “Банкир булам”, – дип җавап бирә икән. 4 яшь чагында ук әти-әнисеннән туган көненә сейф сорап алган. Бүгенге көнгә кадәр әби-бабасы, әти-әнисе биргән акчаларны шунда җыя малай. Ә менә Кәримнең режиссер буласы, кинолар төшерәсе килә. Хәтта хәзердән ук сценарийлар яза башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев