Г.Камал театры артисты Гөлчәчәк Гәйфетдинованың өч яшьлек кызы Саҗидә “с” хәресен әйтергә өйрәнә /ВИДЕО/

Г.Камал театры артисты Гөлчәчәк Гәйфетдинова белән Сәйдәш Биктаһировның (җырчы Искәндәр Биктаһировның улы – авт.) өч яшьлек кызлары Саҗидәнең кызыклы видеолары пәйда булды. Аларны елмаймыйча карап та булмый. Кызчык әнисенә кушылып тизәйткечләр һәм “с” хәрефен әйтергә өйрәнә.
[embed]https://www.instagram.com/p/BTFEjPHgKZS/[/embed]
Саҗидәнең һөнәрләре турында әнисе Гөлчәчәк ханым менә ниләр сөйләде:
– Саҗидәбез кечкенәдән бик тыныч, елак бала булмады. Тугач та ашыйсы килсә, пеленка читен генә суырып ята иде. Шуннан мин аның ашыйсы килгәнен белә идем. Хәзер дә бик мөстәкыйль. 11 айдан соң, үзе генә ятып йоклый башлады. Йомышы булса, төннәрен дә үзе генә торып горшокка утыра, аннан кире ятып йоклый. Бу ягына бик шаккатабыз. Әтисен бик ярата. “Мин – әтинеке, сеңлем Җәннәт – әнинеке”, – ди. Хәтере бик яхшы. Балалар бакчасында кытай, инглиз телләрен өйрәнә. Дүрт телдә саный белә. Минем белән театрга репетициягә йөри. Спектакльдә дә катнаша башлады. “Кайчан театрга барабыз?” дип сорап кына тора. Әле мин сөйли торган текстны да отып алган, өйдә шуны такмаклап йөри, – ди әни кеше.
[embed]https://www.instagram.com/p/BTRBdODAY8d/[/embed]

Зилә Җәләлиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
«Балачак әдипләре»ндә кунакта – Галимҗан Гыйльманов «Ихлас» балалар мультимедиа мәктәбе кысаларында «Балачак әдипләре» проектының икенче дәресе узды.
-
Балагыз мәктәпне яратамы? Superjob порталы әти-әниләргә шундый сорау биргән.
-
Әтием – горурлыгым! Балтач районыннан шигъри күчтәнәч