Габдулла ага киңәшләре

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең кыска гына гомере эчендә балаларга киңәш булырлык бик күп матур шигырьләр иҗат итеп калдыра. 
 

АТА ИЛӘ БАЛА


Яз, газиз углым, кара тактаны сыз акбур белән!


Һәм кара күңлеңне ялт иттер сызып ак нур белән!


Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,


Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.



* * *


Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын,


Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.


Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, вак, диген,


Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.



САБЫЙГА


Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;


Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.


Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул;


Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган ул.


Һич өрәк, албасты булган сахралар, кырлар да юк;


Шүрәле асрап ята торган кара урман да юк.


Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;


Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.



Бала белән күбәләк
Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!



Туган җиремә


Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур кимлекләр мине,—
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби;
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгаң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
 

Һәр ялтыраган алтын түгел


Төнлә берлән бакчада бер аллы-гөлле Күбәләк,
Очкалап йөргәндә уйнап, анда-монда чүгәләп,
Күрде кырда: бик матур бер әллә нәрсә ялтырый,
Нурлана, җем-җем итә йолдыз шикелле, калтырый.
Күбәләкнең бер дә чик юк һәр матурга гыйшкына:
Тиз генә ул барды да кунды матур зат өстенә.
Ул матур зат юлчылардан сүнми калган ут иде:
Күбәләк булды һәлак шунда кунып — янды, көйде.

5xio6v_frm8

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: