Гади һава шары димә!

Бүген – 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул ук вакытта җәйнең беренче көне дә әле ул! Балалар бәйрәмен шарсыз күз алдына китереп булмыйдыр, мөгаен.
Шар – бүгенге заман уенчыгы дип уйлаучылар ялгыша. Ә һава шарлары (воздушный шар) бөтенләй күңел ачу чарасы буларак кулланылмаган. Һавада оча торган шарлар (кит яки үгез тиресеннән ясалган!) турында беренче мәгълүматлар карел кулъязмаларында очрый. Ә 12нче гасыр елъязмалары карел авылларында һәр гаиләдә диярлек һава шары булуы турында сөйли. Димәк, кареллар, кая да булса барганда, һава шарларына утырып йөргән. Ләкин мондый шарларда йөрү куркыныч та булган. Чөнки һава басымына чыдый алмыйча, алар шартлый алган. Шулай да бу риваятьләргә ышанырга да, ышанмаска да була.
Рус тарихчысы Карамзин, борынгы елъязмаларда шамакайларның бөек князь Изге Владимирга тамаша күрсәткәндә, бүлмәне бизәү өчен шарлар кулланганы тасвирлана, дип яза.
Дөньяда водород белән тутырылган беренче шарны профессор Жак Чарльз 1783 елның 27нче августында эшли.

Бүгенге көн шарларына охшаганнарны беренче тапкыр танылган англия галиме Майкл Фарадей ясый. Ул аларны балаларга дип түгел, ә тәҗрибә үткәрү өчен уйлап таба. Галим каучуктан ясалган капчыкларга водород тутыра һәм аларның үтә күренмәлегә әйләнүенә, өскә күтәрелә алуларына игътибар итә. Менә шулай уйламаганда, фәнни тәҗрибә вакытында бүгенге шарлар уйлап табыла.
80 елдан соң, мондый шарлар бик популярлаша. Каучук шарлары Европада шәһәр бәйрәмнәрендә кулланыла. Эченә тутырылган газ аркасында алар һавага күтәрелә ала һәм бу халыкка бик ошый.
Ләкин газ водородының шартлау куркынычы була. 1922 елда АКШдагы бер бәйрәмдә шулай килеп чыга да. Шуннан соң шарларга водород тутыруны тыеп, гелий сала башлыйлар. Ул да шарны һавага күтәрә ала.
1931 елда латекстан ясалган беренче шар чыгарыла. Моңа кадәр шар түгәрәк формада гына булса, хәзер алар озынча да, тар рәвештә дә була ала.
Көмеш металл шарлар 1970 елларда Нью-Йорк Балеты өчен уйлап табыла. Алар металлаштырылган нейлоннан эшләнелә.
Әлбәттә, ул вакытларда шарларның сыйфаты бүгенге кебек булмый. Ләкин уйлап табучылар аларны яхшырту өстендә эшли. Хәзерге вакытта нык, кабартканда төсен югалтмый торган шарлар чыгарыла. Шуңа шарлар бүген киң кулланыла. Төрле бәйрәмнәр, бүлмә бизәү өчен менә дигән әйбер. Ә шардан ясалган төрле сын, хайван, җәнлекләргә балалар ничек сөенә!

Шар белән бәйле берничә кызыклы факт:
1. Һавага иң күпсанлы гелий шарларын 1994 елда Бөекбританиядә Дисней паркында «Алладин» мультфильмын тәкъдим иткәндә җибәрәләр. Аларның саны 1,6 млнга җитә.
2. Шарлардан иң зур фигураны Сингапурда ясыйлар. Ул робот кыяфәтендә була һәм 80 мең шардан тора. Аны 50 кеше 42 сәгать буе ясый.
3. Америка скульпторы Лари Мосс шарлардан үзенчәлекле сыннар ясый икән. Хәтта танылган рәссамнарның картиналарын шардан эшли. Лариның шардан ясалган күлмәкләр коллекциясе дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: